Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар

20.01.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.

Югары уку йортына килгәч, кунаклар «Без - Ватанны саклауда!" экспозициясен карадылар. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция барышында Ватанны саклаган, шулай ук Әфганстанда интернациональ миссия үтәүдә катнашкан университет студентлары һәм хезмәткәрләре турында сөйли. Биредә шулай ук студентлар әзерләгән МХО ихтыяҗлары өчен волонтерлык эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.

Аннары кунаклар ТР Процессларга идарә итү үзәге проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар (социаль объектларны эксплуатацияләүгә идарә итү өчен инцидент-менеджмент системасы) һәм КДАТУ тарихы музеен карадылар. Аерым алганда, музейда Ирек Фәйзуллинга студентлар төзелеш отрядында эшләгән вакытындагы аның формасын күрсәттеләр.

Аннары КДАТУ яшь галимнәренең эшләрен тәкъдир иттеләр. Алар арасында Әлмәттә киноконцерт залы һәм Түбән Камада ЭП-600 этилен заводы төзелешен фәнни-техник яктан тәэмин итү, Чаллының генераль планын эшләүдә катнашу, полимеркомпозит элементлар белән көчәйтелгән агач баганалар нигезендә тиз төзелә торган күпер корылмалары проекты һәм башка эшләр бар.

Кунакларга шулай ук «Долговечность/Озак чыдамлы» яңа фәнни-мәгариф үзәген тәкъдир иттеләр. Үзәктә төзелештә кулланыла торган төзелеш материалларының ныклыгын билгеләү, биналарны һәм корылмаларны проектлаудан һәм эксплуатацияләүдән башлап, аларның торышын төрле этапларда тикшереп тору буенча курс студентларының һәм тыңлаучыларның компетенцияләре формалаштырыла. Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин тизләтелгән климат сынаулары, композицион материаллар әзерләү технологиясе һәм композицион материалларны цифрлы модельләштерү лабораторияләре эше белән таныштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.