«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов: Газ - тормышның аерылгысыз өлеше, әмма шул ук вакытта потенциаль куркыныч чыганагы да

17.01.2026

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне оештыру өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртәбез, ул торак йортларда көнкүреш газ җайланмазларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде.

Гыйнварның беренче ике атнасында республикада янгыннар һәм ис тиюгә бәйле һәлакәтләр теркәлгән. Фаҗигаләр күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да була. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов билгеләп үткәнчә, газ тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде, шул ук вакытта ул потенциаль куркыныч чыганагы да булып тора. Шуңа күрә көнкүреш газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү - «Газпром трансгаз Казан»ның өстенлекле бурычларының берсе Хәзерге вакытта "азпром трансгаз Казан" 1 млн.600 мең газлаштырылган фатирны эксплуатацияли һәм аларга техник хезмәт күрсәтә, аларда 2,5 млн. берәмлектән артык газ җайланмасы (газ плитәләре, җылыту казаннары, агып торган су җылыткычлары) урнаштырылган.

Рөстәм Усманов 2026 елның 9 һәм 12 гыйнвар көннәрендә (9 гыйнварда - Югары Осландагы шәхси торак йортта, 12 гыйнварда – Казанда (Себер тракты урамы) булган ис тиеп агулануның фаҗигале инцидентлары турында искә төшерде. Әлеге адресларны тикшергәндә абонентларның газ куллану кагыйдәләрен тупас бозулары ачыкланды, дип хәбәр итте ул. Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү чаралары үткәрелә.

Рөстәм Усманов соңгы 3 елда ис тиеп агулану статистикасын тәкъдим итте. 2025 елда Татарстанда ис тиеп 35 агулану очрагы теркәлгән, 68 кеше зыян күргән, шуларның 4се үлгән. 2023 елда 61 ис тиеп агулану теркәлгән, 133 кеше зыян күргән, 5 кеше һәлак булган. 2024 елда - 48 ис тиеп агулану очрагы теркәлгән, 93 кеше зыян күргән, 5 кеше һәлак булган. Мәгълүматлар тулы түгел, чөнки еш кына зыян күрүчеләр госпитализациядән баш тарта, һәм ис тиеп агулану расланмый. 2025 елда хокук бозучы абонентларга 12 мең тирәсе күрсәтмә бирелгән һәм 10 меңнән артык фатирда газ бирү вакытлыча туктатылган. Газ кертү хокук бозулар бетерелгәннән соң гына яңадан торгызыла.

Төп сәбәпләр арасында – газүткәргечләрне карау мөмкинлеге булмау, сыгылмалы газ подводкаларын яки эксплуатация срогы чыккан газ приборларын алыштыру зарурлыгы, кухня ишекләрендә табигый һава алмашу өчен вентиляция рәшәткәләре урнаштыру зарурлыгы. Соңгы вакытта күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең газ колонкаларын үз белдеге белән алыштыру очраклары да ешайды. Бу мәсьәлә Казанда һәм Әлмәттә аеруча кискен тора, анда 2025 елда шундый 42 очрак теркәлгән инде. Моннан тыш, еш кына милекчеләр техник хезмәт күрсәтү өчен мөмкинлек бирмиләр.

ТР Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә мондый кешеләрне газ җайланмаларына белгечләр кертергә мәҗбүр итү буенча эш алып барыла.

Агымдагы чорда дәүләт торак инспекциясенә кертмәү буенча 319 материал җибәрелгән, уртак эш нәтиҗәләре буенча 268 абонент административ җаваплылыкка тартылган. Рөстәм Усманов хәбәр иткәнчә, һәлакәтләр статистикасы буенча, ис тиеп агулану ешрак 5 катлы «хрущевкаларда» 60 елдан артык эксплуатация срогы белән бара.

Газ плитәләре гомуми файдалану урыннарында урнаштырылган, газ җайланмаларына ирекле керү мөмкинлеге булган һәм яшәүчеләрнең шәхси җаваплылыгы булмаган йортлар һәм тулай тораклар аерым игътибар таләп итә. Һәлакәтләр санын тамырдан киметү һәм куркынычсызлыкны сизелерлек арттыру, техник хезмәт күрсәтүдән һәм ремонттан тыш, тулысынча яки өлешчә дегазификация - газ колонкаларын бетерү. Мондый уңай тәҗрибә Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иске торак фондында бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Усманов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.