Татарстанда 5 илкүләм проект һәм 3 дәүләт программасы кысаларында 17 млрд сумлык 172 төзелеш һәм ремонт объектын гамәлгә ашыру планлаштырылган.бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы «Яшәү өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары кысаларында нинди объектлар гамәлгә ашырылачагы турында сөйләде. 2026 елгы республика программаларына килгәндә, бу юнәлешләр буенча 50 программа гамәлгә ашырылачак. Гомуми финанс лимиты якынча 77 млрд сум тәшкил итә. Торак төзелеше өлкәсендә - 4 программа.
Марат Айзатуллин искәрткәнчә, 2026 елга файдалануга торак тапшыру планы - 3 млн 175 мең кв.м. Шуларның 1 млн 980 мең кв. м - шәхси торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 45 мең кв. м - күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 150 мең кв. м -социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылачак. Бу республиканың 29 районындагы 107 йорт.
Быел шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырылган. 641 ятим бала, 21 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм 3 гаилә мәҗбүри күченүчеләр,
Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр алачак. «Безнең ишегалды» программасының лимиты быел 10 млрд сум тәшкил итә, дип искәртте Марат Айзатуллин. 13 муниципалитетта 561 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 4 капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылачак, алар 4 млрд 699 млн сумлык гомуми лимит белән 114 объектны үз эченә ала. 30 объектны үз эченә алган тагын 4 программа ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 2 млрд 200 млн сумлык гомуми лимит белән гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 125 млн сумлык 16 объект төзекләндереләчәк һәм төзеләчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының өч программасы бар - алар буенча 3 млрд 247 млн сумлык 92 объект төзү һәм ремонтлау каралган.
ТР Спорт министрлыгының 3 млрд 370 млн сумлык 3 программасы бар, алар 36 капиталь ремонт һәм төзелеш объектын үз эченә ала.
ТР Мәдәният министрлыгының 2 программасы планлаштырылган, алар 650 млн сумлык 17 объектны ремонтлау һәм төзүне үз эченә ала.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә гомуми лимиты 300 млн сум булган 25 гидротехник корылманы ремонтлау планлаштырылган.