Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр

13.01.2026

Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

"Бу массакүләм күңел ачулар да, театральләштерелгән тамашалар да, концертлар да, спорт ярышлары да һәм башкалар да. Ачык һавадагы чаралар аеруча популяр булды", - дип сөйләде ул.

«Күрше» фестивале кысаларында күп кенә чаралар уздырылган. Алар Республика чыршысыннан старт алган, анда балаларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлаган.

"Фестиваль дәвам итә. Ул 28 февральдә тәмамлана. Алда тагын 162 чара. Ышанам ки, без мондый практиканы җәйге чорда да дәвам итәчәкбез, бәйрәм көннәренә багышланган чараларны оештыру буенча республика халкы белән тәҗрибә туплыйбыз", - дип өстәде Фазлыева.

Фестивальнең иң якты һәм гадәти булмаган чараларыннан вице-премьер Казан Кремлендәге «Сандык әбики», «Нейро-снег фест», Бөгелмә районындагы «Яңа ел ыгы-зыгысы» һәм Чаллыдагы «Кышкы пятачок» моноспектакльләрен билгеләп үтте.

Республиканың мәдәният учреждениеләрендә бик күп чаралар узды, дип сөйләде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

"2025 елның декабрь ахырыннан 2026 елның 11 гыйнварына кадәр мәдәният учреждениеләре спектакльләр, концертлар, интерактив программалар, мастер‑класслар, күргәзмәләр һәм фестивальләрне үз эченә алган колачлы Яңа ел кампаниясе уздырды. Чараларның шактый өлеше балалар һәм гаилә аудиториясенә юнәлдерелгән иде, шул ук вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм МХОдә катнашучыларның гаиләләре өчен инклюзив һәм хәйрия күрсәтү формалары актив кулланылды», – дип хәбәр итте ул.

Татарстан театрларында Яңа ел спектакльләре узган. Мәсәлән, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында - "Шүрәле көттегезме?!» спектакле күрсәтелгән, анда 2 мең тамашачы булган.

«Әкият» курчак театрында «Снежная королева – зимнее путешествие» / «Кар иле патшабикәсе: кышкы сәяхәт» спектакленең премьерасы узган. 20 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Казан Яшь тамашачылар театры яшь тамашачылар өчен 63 Яңа ел спектаклен – Яңа ел интермедиясен һәм «Василиса Премудрая» әкиятен күрсәткән.

1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Раифадагы дүртенче традицион «Яктылык һәм боз» фестивале абсолют рекордчы булган, анда ярты миллионнан артык кеше катнашкан. Һәр скульптура православие традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйли.

«Урам» экстрим-паркында 11 гыйнварда брейкинг буенча «Тин спирит 4» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узган, анда илнең 36 шәһәреннән 500гә якын биюче катнашкан, дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Өч җиңүче сайлап алуны узды һәм гомуми приз фонды $130 мең булган Dubai Open Breaking халыкара турнирына юллама алды, ул 2026 елның 18-20 декабрендә Дубайда узачак. Болар - Мәскәүдән Кирилл Емельянов, Осинники шәһәреннән Вероника Чирцова һәм Ростов-Доннан Александр Ганачьян»,-дип хәбәр итте ул. Шулай ук кышкы каникулларда балаларны савыктыру лагерьларында сменалар оештырылган.

«2026 елгы кышкы каникулларның сәламәтләндерү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча, бу чорда Татарстанның 22 муниципаль берәмлегенең 76 савыктыру ял итү оешмасында һәм республикадан читтә ике лагерьда – Марий Элның «Илеть» БЯЛ һәм Кырым Республикасының «Сәләт – Ак Барс» ЯҮдә 7 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял иткән дип әйтергә була», - дип сөйләде Кадыйров.

Шул исәптән савыктыру кампаниясенә мобилизацияләнгән гражданнарның 350 баласы һәм авыр тормыш хәлендә булган 200гә якын бала җәлеп ителгән.

Яңа ел төнендә Казанда ике ачык мәйдан эшләде – «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында, дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.

"Яңа ел төнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта 30 мең кеше булды, Черек күлдәге шугалакта – 25 мең кеше. Яңа ел чорында, «Буран» планы игълан ителгән вакыттан тыш, барлык планлаштырылган чаралар да диярлек үткәрелде, – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар арасында иң популяр мәйданчыклар - «Казан» гаилә үзәге, Казан Кремле, «Черек күл» паркы, Серов урамындагы бульвар һәм «Елмай» балалар паркы.

Бүгенге көннән Казанда чыршы җыю пунктлары эшли башлады, анда агачларны эшкәртү өчен тапшырырга мөмкин, дип өстәде Абзалов.

"Чыршыларны йомычка итеп эшкәртүгә тапшырырга була. Искәртәм, аларны чүп контейнерларына ташларга ярамый", - дип ассызыклады ул. Җыю пунктлары турында тулырак мәгълүматны Казан мэриясе порталында табарга була.

Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлеккә аерым игътибар бирелде. Шуңа да карамастан, берничә вакыйга теркәлгән. Аерым алганда, пиротехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында алты кеше зыян күргән, дип ассызыклады Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин.

«Гражданнар арасында пиротехник әйберләр белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәү буенча аңлату эшләре алып барылуга карамастан, алты кеше зыян күрде", - дип белдерде ул.

Аларның барысының да пиротехник эшләнмәләр битләренә эләгү аркасында күзләре җәрәхәтләнгән.

Бәйрәм алдыннан һәм каникул чорында пиротехник әйберләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату буенча халык белән 11 меңнән артык әңгәмә үткәрелде, 25 меңнән артык искәрмә-аңлатма таратылды, дип өстәде ул.

Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, 116 янгын теркәлгән. Янгында 5 кеше һәлак булган, тагын 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгыннар ешрак килеп чыккан:

электр җайланмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозулар - 58 очрак;

ут белән саксыз эш итү - 26 очрак;

мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу – 23 очрак.

Аерым билгеләп үтелгәнчә, кешеләрнең үлем очраклары тәмәке тартканда саксызлыкка бәйле. Моннан тыш, барлык һәлак булучылар да исерек булган. Һәлак булучылар арасында бер эшче һәм дүрт пенсионер бар.


"Татар-Информ" МА.