2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев, Иннополис шәһәре мэры вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Илдар Хөҗҗәтов, шулай ук республиканың медицина учреждениеләре һәм төзелеш ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов проектның социаль әһәмиятен ассызыклады: «Бүген Иннополиста 1540 бала яши — бу барлык шәһәр халкының өчтән бере диярлек. Безнең өчен һәр гаиләнең уңайлы шартларда, шәһәрдән чыкмыйча, тулысынча медицина ярдәме алу мөмкинлеге булуы бик мөһим. Бу бигрәк тә кечкенә балаларның ата-аналары - хәзер Казанга юлга вакыт һәм көч сарыф итәргә кирәк булмаган әниләр өчен әһәмиятле. Киңәйтелгән балалар поликлиникасын ачу — яңа метрлар гына түгел, бу яшь гаиләләрнең реаль проблемаларын хәл итү һәм шәһәрнең социаль инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Премьер-министр Алексей Валерьевич Песошинга проектка ярдәм иткәннәре һәм социаль инфраструктураны үстерүгә игътибар иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм».
Элек Иннополистагы балалар поликлиникасы өч кабинетта гына урнашкан иде, ә тар белгечләр ике атнага бер генә тапкыр киләләр иде. Ата-аналарга балаларын неврологларга, кардиологларга һәм офтальмологларга Казандагы «Азино» поликлиникасына консультацияләргә йөртергә туры килгән. Хәзер яңартылган поликлиникада 2 табиб-педиатр кабинеты (икенче педиатрия участогы ачылган), 2 тар белгеч кабинеты (хирург, ортопед, оториноларинголог, невролог, кардиолог, офтальмолог), ЭКГ УЗИ кабинеты, процедура кабинеты, шулай ук 3 яшькә кадәрге балалар өчен сөт туклануы бирү пункты эшли.
Киңәйтү Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кушуы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында башкарылган. Поликлиниканы капиталь ремонтлауга һәм җиһазландыруга 32,9 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 8,4 млн сумы медицина җайланмаларына юнәлтелгән.
Иннополис балалар поликлиникасы Спорт урамы, 301 йорт адресы буенча «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУның аерымланган структур бүлекчәсе буларак эшли. 2025 елда поликлиника 8688 мөрәҗәгать эшкәрткән, 1926 лаборатор тикшеренү һәм 1100дән артык профилактик тикшерү үткәргән.