Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе I Евразия энергетика саммитында катнашты
09.12.2008Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Шеньжень шәһәрендә (Кытай) уза торган I Евразия энергетика саммиты (Eurasian Energy Summit) эшендә катнашты.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә, 8 нче декабрьдә, эш визиты белән Кытай Халык Республикасына (КХР) китте.
Евразия энергетика саммиты – ягулык-энергетика комплексына багышланган беренче масштаблы чара. Ул Россия, Кытай, Казахстан энергетика базарлары үсешенең яңа реалий һәм юнәлешләрен чагылдыра.
Бүген саммитның ачылышында әйтелгәнчә, бу инде биш ел уңышлы үткәрелеп килә торган Россия – Кытай - Казахстан нефть-газ форумының киләчәктәге үсеше. Моңа охшаш форумнарның нәтиҗәсе - партнерлыкны ныгыту һәм яңа бәйләнешләр булдыруның уникаль мөмкинлеге генә түгел, ә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм базардагы хәл турында белдерү дә.
Саммитның пленар утырышы беткәч, Татарстан делегациясе XXVI Җәйге универсиада-2011не үткәрүгә әзерлек кысаларында Шеньженьдә төзелә торган кайбер объектларны карап чыкты.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, делегация спорт стадионын, Универсиада авылын караган, масштаблы спорт корылмаларын төзү тәҗрибәсе белән танышкан.
Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин һ.б.
Бүген кичен делегация әгъзаларының Цзинань шәһәренә (Шаньдун провинциясе, КХР) очуы планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте