Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры: “Нанотехнологияләр – предприятиеләребезнең конкурентлыкка сәләтле булуына йогынты ясый торган корал”

09.12.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов нанотехнологияләр буенча беренче Халыкара форумда (Мәскәү) Татарстан Республикасы тәкъдим иткән нанотехнологияләр өлкәсендәге проектлар турында сөйләде.
Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Моннан тыш, on-line брифинг интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Борис Павлов нанотехнологияләр буенча беренче Халыкара форумның Россия башкаласында 3-5 нче декабрьдә узганлыгын искәртте. Анда дөньяның 33 иленнән 3 меңнән артык кеше катнашкан, форум кысаларында күргәзмәне 15 меңнән артык кеше карап чыккан. Өч көн эчендә 263 доклад укылган һәм дөньякүләм танылган галимнәрнең презентацияләре булган, 29 фәнни утырыш үткәрелгән. Чара Россия нанотехнологияләр корпорациясе (“Роснано”) тарафыннан оештырылган.
Форумда (“Нанотехнологияләр үсешенең төбәк программалары – яңа инвестицион мөмкинлекләр” секциясендә) Татарстан Республикасыннан Борис Павлов доклад белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, республикада нанотехнологияләр кластерының үсеше һәм аның икътисадның башка тармаклары белән үзара бәйләнеше турында сөйләде.
Бүген брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары журналистларга форумда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бельгиянең бер министрлыгы, нанотехнологияләр буенча Иран советы белән уртак эшчәнлек турындагы беркетмәләргә кул куелуын, шулай ук Израильнең бер компаниясе белән уртак эшчәнлек турындагы килешүгә ирешелүен искәртте. Борис Павлов сүзләренә караганда, хезмәттәшлек итүнең максаты – Татарстан Республикасында эшләнгән проектларның коммерцияләнүе.
Моннан тыш, Павлов әфәнде форум кысаларында углеродлы нанокөпшәләр җитештерү буенча эш башкаручы компания (Тамбов өлкәсе) белән очрашу булуын билгеләп узды. “Нанотехнологияләр – предприятиеләребезнең конкурентлыкка сәләтле булуына йогынты ясый торган корал”, - диде Борис Павлов.
Республика Хөкүмәте нанотехнологияләр өлкәсендәге 36 инвестицион проектны хуплады инде, шул исәптән 4се – наноматериаллар җитештерү буенча, 9ы – нефть химиясе өлкәсендәге, 17се – авиация һәм машина төзелешендәге, 6сы – социаль проектлар. Бу проектларны финанслауның төп чыганагы – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды.
Борис Павлов бүгенге көнгә Татарстаннан “Роснано”га 21 гариза керүен, шуларның берсе генә теркәү һәм рәсмиләштерүдән җитештерүгә хәтле булган юлны узуын хәбәр итте, ләкин, аның сүзләренә караганда, бу - вакытлыча хәл.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры шулай ук Татарстан Республикасы һәм “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” дәүләт корпорациясе арасында нанотехнологияләр үсеше һәм наноиндустрия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә 2008 елның августында кул куелганлыгын (документның гамәлдә булу вакыты – 2015 елның 31 нче декабренә кадәр) искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте