Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия акциясенең чираттагы чарасы узды.
Рөстәм Миңнеханов Баулы шәһәрендә яшәүче Әмир (7 яшь) һәм Азалиянең (3 яшь) - МХОдә катнашучы балаларының теләкләрен үтәүгә алды. Әмир робот техникасы җыелмасы алачак, ә Азалия - курчак йорты.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә. Анда катнашучылар - 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлек торышы гомеренә куркыныч янаган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар, кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге, хәрби хезмәткәрләр һәм (яисә) мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы йә катнашкан гаиләләрдәге балалар, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә яшәүче һәм теркәлгән балалар, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә даими яшәүче гаиләләрдән балалар, һәм зыян күрүчеләр һәм / яки яшәү урыныннан атышлар аркасында китәргә мәҗбүр булганнар.
Быел бу гамәл 2025 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан үзләренең кадерле хыялларын ЕЛКАЖЕЛАНИЕ.РФ проекты сайтына 3 меңнән артык кеше җибәргән.