Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика ММЧ вәкилләре белән Яңа ел алды очрашуы уздырды

23.12.2025

Яңа ел алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу Noble Millenium Panorama 5*яңа кунакханәсендә узды. Республика Рәисе елга йомгак ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, Татарстан икътисады, төп макроикътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итеп, үсүен дәвам итә. Бәяләүләр буенча, ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 5,63 трлн сумнан артып китәчәк (102,5%), төп капиталга инвестицияләр күләме 1,6 трлн сум тәшкил итәчәк. Татарстан инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында лидерлар рәтенә керә (2 урын). Республика ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора. Татарстан Рәисе ил җитәкчелеге ягыннан ярдәмне аерым билгеләп үтте. Аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләр арасында

Рөстәм Миңнеханов хезмәт ресурсларының җитмәвен билгеләп үтте. "Без социаль өлкәдәге вәзгыятьне игътибар белән анализларга тиеш. Белгечләр чакырырга һәм аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Медицина һәм мәгарифтә хезмәт хаклары дәрәҗәсе бик үк начар түгел. Әгәр грантлар булса, бу мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Сәнәгать өлкәсендә без предприятиеләрнең хезмәт хакларын җитди күтәрүен күрәбез - белгечләр өчен зур конкуренция. Хезмәт мигрантлары белән генә без кадрлар проблемасын хәл итә алмыйбыз. Безгә системалы хәл ителешләр кирәк", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Очрашуда МХО ветераны Александр Антонов катнашты. Ул республикада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен нинди чаралар күрелүе белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 3 меңнән артык МХО ветеранының 2 меңнән артыгы эшкә урнаштырылган. Ветераннарның якынча 8%ы, яңадан контракт төзеп, хәрби бурычларын үтәргә дәвам итәргә карар кылган. Хәзерге вакытта 400гә якын кеше тернәкләндерү уза. "Көндәлек режимда бу тема алып барыла. Һәр муниципалитет җәлеп ителгән. Эшкә урнашу темасы, психологик үзәкләр һәм тернәкләндерү үзәкләрен оештыру - мәсьәләләр күп", - диде Татарстан Рәисе.

Республикада гамәлгә ашырылучы ветераннар һәм МХОдә катнашучылар өчен «Батырлар. Герои Татарстана» кадрлар программасы зур кызыксыну уятты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлыгы 1604 гариза килгән. Хәзер тыңлаучыларның беренче төркеме (46 кеше) интенсив белем бирү буенча яңадан әзерлек уза. Сентябрьдәге сайлаулар барышында «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучы 15 кеше муниципаль берәмлек депутатлары итеп сайланды. ТР буенча барлыгы 113 МХО ветераны җирле үзидарә депутаты булды.

Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиковның Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль гарантияләр бүлегенә җитәкчелек итүен искәртте. Тагын бер сорау дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме куркынычы вакытында мобиль интернетны чикләүгә багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гражданнар иминлеге өстенлекле, шуңа күрә әлеге иминлек чаралары тулысынча акланган. "Без моның мәҗбүри чара булуын аңлыйбыз. Дошман безнең кәрәзле вышкалардан файдалана һәм үзенең пилотсыз очкычларын энергетика һәм сәнәгать объектларына юнәлтә. Без иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә бик җитди карыйбыз. Элемтәне чикләүгә килгәндә, республикада челтәргә керү өчен альтернатив каналлар үсә. Соңгы өч айда 700 яңа Wi-Fi ноктасы булдырылды. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 2,2 мең Wi-Fi иҗтимагый нокта эшли. Моннан тыш, Россия Цифрлы үсеш министрлыгы мобиль интернет акрынайганда файдалана алырлык сайтлар исемлеген булдырды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

2026 елда Чаллы шәһәренең 400 еллыгы һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Видеоэлемтә аша Татарстан Рәисенә Хәйруллиннар гаиләсе мөрәҗәгать итте (бу гаиләнең инде берничә буыны «КАМАЗ»да эшли), юбилей елында Автоградта нинди үзгәрешләр көтәргә кирәклеге белән кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, чаралар планы әзерләнгән. Шәһәрдә күп объектлар ремонтлана. Ел ахырында өч эре объектка 1 млрд сум бүлеп бирелгән. "Бәйрәмне без лаеклы уздырачакбыз. Объектлар шактый күп булачак. Федераль ярдәмнән башка хәл итү кыен булачак бер мәсьәлә бар: безгә бишенче хастаханәнең яңа корпусын төзергә кирәк. Без дә бу бурычны үтәргә тырышачакбыз. Чаллы шәһәре һәм "КАМАЗ» безнең игътибарда булачак", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов салым реформасы темасына да кагылды. 2026 елның гыйнварыннан НДС ставкасы 20%тан 22% ка кадәр артачак. "Аңлап карарга кирәк. Барысы да тотрыклангач, дәүләтнең салым сәясәтендә дә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм", - диде ТР Рәисе.

Бизнесны салым салуның яңа шартларына салмак күчү максатларында Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларын салым яңалыкларына мәгълүматлаштыру һәм җайлаштыру буенча чаралар планы гамәлгә ашырыла. Бу семинарлар, вебинарлар, бизнес өчен турыдан-туры консультацияләр уздыру һ. б. Татарстан Рәисе коммуналь инфраструктураны модернизацияләү темасына аерым тукталды. Бу эшкә федераль акчалар җәлеп ителгән, шулай ук яңа республика программасы гамәлгә ашырыла.

"Быел без коммуналь инфраструктураны ремонтлауга финанслауны нык арттырдык. Киләсе елда ул ким булмаячак. Безгә челтәрләрнең кимендә 30%ын үзгәртергә кирәк. Инфраструктураның сыйфаты кешеләрнең тормыш сыйфатына тәэсир итә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Журналистлар шулай ук Казан авиация заводының елына 20 Ту-214 самолетын чыгару планнары турында да кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген предприятиедә яңа җитештерү куәтләрен төзү һәм файдалануга тапшыру буенча зур эш алып барыла. "Агрегат, җыю, логистика үзәкләре, механик эшкәртү заводы төзергә кирәк иде. Алар барысы да инде йомгаклау стадиясендә. Хәзер станоклар китерәбез, кешеләр әзерлибез. Барыбер без елына 20 Ту-214 самолеты төзиячәкбез», - дип ышандырды ТР Рәисе.

Очрашу барышында сорауларның күп өлеше халыкара тематикага багышланды. Рөстәм Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлек үсешен югары бәяләде: "Кытай - Татарстан һәм илебез өчен стратегик партнер. Казанда уза торган „РОСТКИ“ Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы белән кызыксыну елдан-ел арта бара».

Татарстан Рәисе Һиндстанны тышкы икътисадый эшчәнлекнең мөһим юнәлеше дип атады. Быел Казанда беренче тапкыр "TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек" эшлекле форумы узды. "Һиндстанның потенциалы бик зур. Бу фармакология, дарулар, ИТ, югары технологияләр. Әлегә безнең товар әйләнеше Кытай белән чагыштырганда берничә мәртәбә кимрәк, әмма үсеш перспективалары бар", - диде Рөстәм Миңнеханов. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу хезмәттәшлек үсешендә яңа этап булды. Шулай ук Россиянең Һиндстандагы Сәүдә вәкиллеге каршында Татарстанның Сәүдә-икътисадый вәкиле билгеләнде.

Мөселман дөньясы илләре белән элемтәләрне ныгыту мөһим тема булып кала бирә. "Ислам дөньясы Россиядән читкә борылмады. Әгәр безнең товар әйләнешен алсак, яртысы диярлек ИХО илләренә туры килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бу юнәлештә үзебезнең нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен алга этәрергә телибез. Безгә шулай ук туризм, спорт, мәдәният өлкәләрендә уртак проектлар төзү, хезмәттәшлек итү кызыклы. Без Оманда Татарстанның Сәүдә вәкиллеген ачарга ниятлибез".

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, халыкара эшлекле элемтәләрнең алга таба үсешенә «Төньяк - Көньяк» транспорт коридорын үстерү ярдәм итәргә тиеш: «Бу стратегик бурыч. Безгә көньяк диңгезләргә чыгу юллары кирәк, Кара диңгез һәм Босфор аша гына түгел. Без Иранга чыгарга, Пакистан аша Һинд океанына барып җитәргә тиеш. Бу маршрутларның барысы да бик җитди эшкәртелә. "KazanForum"да бу тема буенча соңгы өч елда бик җитди фикер алышына".

Казанда булачак Уникаль осталык үзәге проекты турында да сорау яңгырады. Рөстәм Миңнеханов аны уникаль объект дип атады. "Без ЦУМ бинасын сатып алдык, чөнки анда иң уңайлы географик урнашу, шул исәптән туристлар һәм шәһәр кунаклары өчен. Бездә әлеге объект буенча концепция берничә тапкыр үзгәрде. Иң мөһиме - анда төрле һөнәр ияләре: кием тегү, чүлмәкчелек һәм пыяла өрү эше, башка юнәлешләр булырга тиеш. Алар өчен махсус ташламалы шартлар каралган. Безнең бурыч - 1 мартка бу эшне төгәлләү. Осталар үз осталыкларын яшь буынга тапшырсын өчен, без традицион һөнәрләребезне саклап калырга тиеш», - диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук ММЧ вәкилләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов авыл җирендә халыкны саклап калуның мөһимлеге, авылда эш урыннары һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук республикада спорт инфраструктурасын алга таба үстерү турында билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.