Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов энергетика тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Энергетика көне белән котлады.
Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Энергетика көненә багышланган тантаналы чара узды.
Тантана башланганчы Татарстан Рәисе «Студентлар стартабы» программасы җиңүчесе проекты белән танышты. Бу энергетика өлкәсендә инновацион проект.
Чара театральләштерелгән пролог белән ачылды.
Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилевның Энергетика көне белән видеокотлавы күрсәтелде.
Татарстан Рәисе сәхнәдән: "Хөрмәтле энергетиклар, кадерле ветераннар, сезне Энергетика көне белән котлыйм. Быел бәйрәм Татарстан өчен аеруча әһәмиятле. Йөз ел элек Казанда беренче турбоагрегат файдалануга тапшырылган. Бу вакыйга республика энергетикасының аякка басуының яңа этабын билгеләде, ул вакытта торак йортларга һәм сәнәгать предприятиеләренә үзәкләштерелгән электр белән тәэмин итү иреште. Без илнең энергетика калканын булдыручыларны тирән рәхмәт белән искә алабыз, фронтовик энергетикларга һәм сугыштан соңгы елларда тылда җиңү яулаган һәм җимерелгән тармакны күтәргән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез», - диде.
Рөстәм Миңнеханов ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
"Бүген республиканың иминлеге һәм алга таба үсеше, шулай ук миллионлаган халыкның уңайлылыгы энергетикларның нәтиҗәле эшенә бәйле. Соңгы 10 елда гына да республиканың энергия системасы куәте 21%ка артты. Электр энергиясен эшләп чыгару үсеше 41% тәшкил итте. Куллану үсеше 30%тан артып китте. Татарстан - энергия куллануны үстерү буенча алдынгы төбәкләр бишлегендә, шул ук вакытта Идел буе федераль округының энергия куллануның өчтән берен тәэмин итә. Республика сәнәгать потенциалын актив үстерә, кадрлар ресурсларын ныгыта, энергия инфраструктурасын модернизацияләүгә инвестицияләр кертүне дәвам итә. Соңгы 5 елда гына да инвестицияләр күләме 170 млрд сумнан артып китте", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан энергетикасы акыллы челтәрләр һәм цифрлы технологияләрне гамәлгә кертә. «Бу безгә киләчәккә ышаныч белән карарга һәм Россиянең энергетика иминлегенә саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк фундаменталь өстенлекләр", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Энергетика тармагы җитәкчеләрен, белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Челтәр компаниясе филиалы - Казан электр челтәрләре - хезмәт батырлыгы предприятиесенә әверелде. Тантаналы шартларда "Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» коллективын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр энергетикларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сезгә тагын бер тапкыр чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки энергетикадан башка бернинди икътисад та булмаячак, - диде ул. - Икътисад үсеше турында сөйли торган ике күрсәткеч бар. Бу электр энергиясен куллануның артуы һәм транспорт системасы эше. Безнең республикада бу күрсәткечләр белән барысы да әйбәт".
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.