Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» АҖнең республика районнарындагы филиаллары редакцияләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

23.12.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» АҖнең республика муниципаль районнарындагы филиаллары редакцияләренә автомобильләр тапшырды. Чара Казанда Noble Millennium Panorama яңа кунакханәсе каршындагы мәйданчыкта узды.

Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильләр ачкычларын тапшырганда, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре республикабызның иң ерак почмакларында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырталар, чын тормышны күрсәтәләр, йөзләрчә мең татарстанлы өчен төп мәгълүмат чыганагы булып торалар, дип билгеләп үтте.

Сезнең мәгълүмат карарлар кабул итәргә, оператив җавап бирергә ярдәм итә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа автомобильләр журналистларга мобильрәк булырга мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук барысына да юлларда куркынычсыз йөрүләрен теләде. Хәерле юл, диде ул, ММЧ вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Искәртәбез, бүген 49 "Лада" автомобиле тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.