Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Яңа ел алдыннан без Казан Кремлендә иң алдынгы татарстанлыларны хөрмәтлибез, - диде Татарстан Рәисе, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бүген бу залда – безнең барыбыз өчен дә профессиональлек, үз эшенә тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итү үрнәге булган республика вәкилләре. Сезгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшыруыма шатмын».
Татарстан 2025 ел ахырына якынлаша, макроикътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора һәм Россиянең терәк төбәге ролен саклап кала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан казанышлары Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм ил Хөкүмәте ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, - дип белдерде ул. - Федераль үзәкнең безнең инициативаларга һәм проектларга ярдәм итүе киләчәктә республика икътисадын ныгытуга, гражданнарыбызның үз юлын табуы өчен шартлар тудыруга һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга нигез булды».
Быелгы ел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узды. Республикада тантаналы чаралар һәм ветераннарны хөрмәтләү чаралары уздырылды. Киләчәктә дә тарихи хәтерне саклау, буыннар дәвамчанлыгы һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә зур игътибар бирү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу уңайдан бүләкләнүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Гарбуз Федор Константинович һәм Баязитова Хөбәйбә Мөҗәһит кызын аеруча җылы сүзләр белән билгеләп үтәсем килә. Сез - безнең барыбыз өчен дә үрнәк, - диде Рөстәм Миңнеханов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп. - Аерым билгеләп үтәм, Федор Константинович, Казан авиация заводының мактаулы ветераны буларак та, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүен дәвам итә. Хөбәйбә Мөҗәһит кызы - безнең «Ак Барс» хоккей командасының иң тугрылыклы җанатарларының берсе һәм яраткан клубына Татарстандагы уеннарында актив ярдәм итә».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Хөбәйбә Мөҗәһит кызының 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүен хәбәр итте һәм аны котларга, сәламәтлек һәм иминлек теләргә тәкъдим итте.
"Россия җәмгыятендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрнең берсе булып ныклы гаилә тора. Мондый гаиләләргә ярдәм итү, туучылар санын арттыруны стимуллаштыру – безнең өстенлегебез. Бүген бүләкләнүчеләр арасында биш бала тәрбияләгән Казан шәһәреннән Сафиуллиннар гаиләсе дә бар. Улларының берсе - Айнур Альберт улы Сафиуллин - күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ил Президенты Указы белән Россия Герое исеменә лаек булды һәм хәзерге вакытта да махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Хөрмәтле Альберт Рафаил улы һәм Лилия Дамир кызы, сез барыбыз өчен дә иң яхшы гаилә традицияләрен, балаларны дөрес һәм зирәк тәрбияләүне гәүдәләндерәсез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җиңүчеләр буынының данлы эшен дәвам итеп, татарстанлылар бүген МХО уздыру зонасында хәрби бурычларны үтиләр.
"Без үзебезнең хәрби хезмәткәрләребез белән горурланабыз, алар дәүләтнең суверенлыгын һәм иминлеген фидакарьләрчә яклыйлар. Бүген безнең белән залда махсус хәрби операциядә катнашучылар. Егетләребезне алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итәм», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе катнашучыларга.
"Бүген бу залда - эшчәнлекнең төрле тармакларында һәм өлкәләрендә уңышларга ирешкән кешеләр. Болар - предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, нефтьчеләр, авыл эшчеләре һәм хезмәтчәннәре, фәнни җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, финансистлар, педагоглар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Барлык катнашучыларны туган җиргә һәм Ватанга мәхәббәт һәм даими үсешкә омтылыш берләштерә. Сезнең һәрберегез үз казанышлары белән республикабыз иминлеген арттыра, күп милләтле Россия дәүләте бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертә», - диде Татарстан Рәисе һәм барыгызга да тирән рәхмәтен белдерде.
Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Баязитова Хөбәйбә Мөҗәһит кызы бүләкләнде. Т
атарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән - Гарбуз Федор Константинович - тыл хезмәтчәне, авиация сәнәгате ветераны.
«Ата-ана даны» ордены медале белән биш бала тәрбияләгән Сафиуллин Альберт Рафаил улы һәм Сафиуллина Лилия Дамир кызы бүләкләнде.
«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән «Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Мөхәммәтҗанов Рәүфәл Сабир улы бүләкләнде.
Дуслык ордены белән «Транссервис - ЛТТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Кулиш Михаил Николаевич бүләкләнде.
«Дуслык» ордены белән Камалов Мансур Хәмит улы - Татарстан Республикасы Югары судының отставкадагы судьясы, Платонов Дмитрий Александрович - «Созвездие-Йолдызлык" иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе, Фәррәхетдинов Салават Гали улы - Казанның «Уникс баскетбол клубы» җирле иҗтимагый оешмасы генераль директоры урынбасары бүләкләнде. II дәрәҗә
«Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең бүлек башлыгы Бобровник Александр Борисович, «СТМ - Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Куйбышев сервис идарәсенең «Бөгелмә» сервис локомотив депосы токаре Гыйсмәтулин Вадим Равил улы - "Радиоприбор" акционерлар җәмгыяте баш кострукторы - үзәкконстукторлык бюросы башлыгы, "Казан приборлар төзелеше конструкторлык бюросы" акционерлар җәмгыяте генераль директоры Глебов Евгений Владимирович бүләкләнде.
«Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме физика-математика фәннәре докторы, профессор, «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары һөнәри белем бирү учреждениесенең фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры - фәнни эшчәнлек буенча проректоры Таюрский Дмитрий Альберт улына бирелде.
«Россия Федерациясенең Атказанган очучысы» мактаулы исеме Матросов Сергей Леонидовичка - «Тулпар Эйр" авиакомпаниясе» җаваплылыгы чикләнгән һава судносы очучы-инструкторына бирелде.
«Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте» бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының татар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Федорин Владимир Алексеевичка «Россия Федерациясенең Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
«Россия Федерациясенең Атказанган энергетигы» мактаулы исеме «Татбурнефть» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бораулау эшләре предприятиесенең баш энергетика бүлеге башлыгы Андиряков Валерий Федоровичка бирелде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән 29660 нчы хәрби часть взводы командиры урынбасары Гаврилин Николай Александрович, 41680 нче хәрби частьнең өлкән атучысы кече сержант Вәгыйзов Вячеслав Вилевич, 33836 нчы хәрби частьнең өлкән наводчигы рядовой Гарифуллин Ранис Радик улы, гвардия өлкән сержанты Минһаҗев Руслан Рафаэль улы бүләкләнделәр. 53701 нче х/ч инженер- сапер батальонының инженер - юл ротасы командиры Гаязов Камил Фатыйх улы - хезмәт ветераны, Низаметдинов Госман Мәкъсүт улы - «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы, «Алабуга" сәнәгать - җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона» акционер җәмгыятенең махсус проектлар хезмәте баш белгече Шәйхулов Ризван Алексеевич бүләкләнде.
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең урология бүлеге табибы - балалар хирургы Байбиков Рәшит Салих улы, «Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» федераль бюджет учреждениесенең режим-яшерен эш буенча әйдәп баручы белгече Воронин Сергей Николаевич бүләкләнде".
Барлыгы 50дән артык дәүләт бүләге тапшырылды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.