Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе сайтларында, гражданнар торак йортларга капремонт ясау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алсыннар өчен, “кайнар линияләр” ачылачак

06.12.2008

Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауның зур тәҗрибәсе бар, һәм 2009 елда без элекке хаталарыбызны кабатларга тиеш түгелбез. Бу турыда бүген республикада “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында” 185-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция режимында узды.
“Капиталь ремонт ясау ул – искиткеч зур социаль программа, - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы, - күпчелек гражданнарның йортларына ремонт ясалды яки йорт һәм подъездларга киләсе елда ремонт ясалыр дигән перспектива барлыкка килде”.
Кызганычка каршы, Казан һәм Яшел Үзән капремонт буенча эшләрне графиктан калышып башкаралар – монда 227 йорт тапшырылмаган.
Гомумән алганда, 4 нче декабрь мәгълүматлары буенча 2040 йорт капремонттан соң тапшырылырга тиеш. Чынлыкта 1835 йортта эшләр төгәлләнгән (планның 89 % ы).
Шул ук вакытта республиканың 42 муниципаль берәмлегендә планлы капремонт тулысынча төгәлләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры капремонт кысаларындагы эшләрнең сыйфат мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул республикада “кайнар линия” ачылачагын, анда гражданнарның сорау һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә алачакларын әйтте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе порталында “кайнар линияләр” ачарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайновка мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры аның “йортлардагы ремонт сыйфаты өчен башы белән җавап бирүен” әйтте, чөнки аның кулыннан башка бер генә йорт та кабул ителми.
“Шундый зур сумма бирелеп тә, подряд оешмаларының эшләрне сыйфатлы итеп башкармаулары өчен миңа оят, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Башкарылган эшләр өчен һәркемнең җаваплы булуы, шулай ук бу мәсьәләдә Дәүләт торак инспекциясенең каты торуы кирәк”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, 2009 елда капремонт программасында катнаша торган подряд төзелеш оешмаларын сайлау формасы беркадәр үзгәреш кичерәчәк. Бу форма инде Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү федераль фондында һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында яклау тапкан.
Капремонт ясау өчен, сыналган, инде үзләрен күрсәтеп өлгергән төзелеш оешмалары сайлап алыначак. Аларга эш реаль мөмкинлекләрен исәпкә алып кына биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә бүгенге көндә республиканың яңа инвестицион проектларны тормышка ашырырга мөмкинлеге булмавын тагын бер тапкыр әйтте.
Һичшиксез тормышка ашырылачак программа һәм проектлар: күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауның федераль программасы, социаль ипотека республика программасы (Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша), Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү проекты (“Менделеевсказот” ҖЧҖ нең минераль ашламалар җитештерү заводы мәйданчыгында “Аммоний” ААҖ проекты), шулай ук Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү (“ТАНЕКО” ААҖ проекты) һәм башкалар.
“Бу проектлар хисабына республика төзелеш индустриясен, бөтен төзелеш комплексын саклап калачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук төзелеш һәм капремонт барышында җирле җитештерүчеләрнең төзелеш продукциясен куллану мөмкинлеген исәпкә алуларын сорады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте