Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәкнең икътисадый күрсәткечләргә ирешүе, тулаем алганда икътисадны алга таба үстерү, барлык бюджет йөкләмәләрен үтәү, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Искәртәбез, Россия Финанс министры Казанга 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашу өчен килгән.