Татарстан Республикасында 2025 елда, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алдык. Агымдагы ел йомгаклары буенча, бәяләүләр буенча, тулаем төбәк продукты күләме 5,6 трлн сум тәшкил итәчәк, үсеш – 102,4 %.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Коллегия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, анда Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль хакимият органнарының башка вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министрына республикага игътибары өчен рәхмәт белдерде. Киеренке көн булуга карамастан, сез бүген безнең белән, диде Рөстәм Миңнеханов, Антон Силуановка мөрәҗәгать итеп.
"Катлаулы икътисадый шартларда икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Агымдагы ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күләме 5,6 трлн сум тәшкил итәчәк, үсеш – 102,4 %. Төяп җибәрелгән продукция күләме – 6 трлн сумга кадәр, сәнәгать җитештерүе индексы - 109%. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 401,2 млрд сум, үсеш - 107 %. Төзелеш эшләре күләме - 1 трлн сум.
Без республикабызга ярдәм иткән өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтле».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 714,2 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулардан үз керемнәре - салым һәм салым булмаган керемнәр – 586,7 млрд сум.
«Агымдагы шартларда төп бурыч – барлык чыгым йөкләмәләрен үтәү өчен икътисадның һәм бюджет керемнәренең уңай динамикасын тәэмин итү, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. - Киләсе 2026 ел бик киеренке булыр дип көтелә. Республиканың берләштерелгән бюджеты кытлыгы 13,8 млрд сум күләмендә планлаштырылган".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2026 елдан салым йөкләнеше артачагын искәртте. "Барыннан да элек, бу өстәлгән бәягә салым ставкасының 22%ка кадәр үсүе, керем 20 млн сумнан артып киткәндә салым салуның гадиләштерелгән системасында оешмалар тарафыннан НДС түләү. Безнең предприятиеләр белән даими хезмәттәшлекне дәвам итү мөһим. Максат - аларның үсешен һәм ярдәмен тәэмин итү. Тармак министрлыкларына авырлыклар кичерүче, бюджетка түләүләрне киметүче предприятиеләр белән системалы рәвештә баланс комиссияләре үткәрергә кирәк", - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгына эшне җайга салырга кушты.
Шулай ук салым бурычы белән эшне дәвам итәргә кирәк – бу 11,8 млрд сум, бизнесны күләгәдән чыгару, хезмәт хакын легальләштерү һәм «икътисадны агарту»ның башка юнәлешләре буенча чаралар күрергә кирәк. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары быел 731,7 млрд сум тәшкил итәчәк.
"Республика барлык бюджет йөкләмәләрен дә үти. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 47,3 млрд сум юнәлдерелгән. Илкхләм проектларның барлык максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты кабул ителде. Хәзер муниципаль бюджетларны кабул итү тәмамлана, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул муниципалитетлар башлыкларына бу эшне якын арада төгәлләргә кушты.
Республика салым органнарының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.
2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенең якынча нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Финанслар министры Марат Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең агымдагы елдагы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында сөйләде.
Искәртәбез, утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов цифрлы сумны куллану өлкәсендәге проектлар, ислам банкингын гамәлгә кертү, республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган башка финанс проектлары белән таныштылар.