ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов "Батырлар. Герои Татарстана" программасында катнашучы МХО ветераннары белән очрашты.
Чара «Корстон» КСККда ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды алдыннан узды.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов «Батырлар. Герои Татарстана" кадрлар программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Уку 8 айга исәпләнгән. Хәзер өченче белем бирү модуле уза, ул территориаль үсеш һәм муниципаль хуҗалыкка идарә итү мәсьәләләренә багышлана. Сентябрьдәге сайлаулар барышында «Батырлар» программасында катнашучы 15 кеше муниципаль берәмлекләр депутаты булып сайланган, бүген алар шулай ук очрашуда катнаштылар.
Александр Белов хәбәр иткәнчә, программада катнашучылар республика үсеше өчен үз проектлары буенча актив эшлиләр. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов МХО ветераннары инициативаларын тыңлады.
Чаллыдан Тимур Нусратов махсус мобиль кушымта эшләү турында сөйләде, аның ярдәмендә хәрби хәрәкәтләр ветераннары социаль ярдәм чаралары, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында барлык кирәкле мәгълүматны белә һәм актуаль сорауларга җавап таба алачак.
Әлмәттән Айдар Сәйфетдинов ясалма акыл белән җиһазландырылган FPV-коптерлар җитештерүне оештырырга тәкъдим итте. Тәҗрибә моделе инде әзер, күп санлы тестлар аның нәтиҗәлелеген раслаган.
Казанлы Әнвәр Мөхәммәтҗановның проекты яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Район үзәкләрендә хәрби-патриотик тәрбиянең бердәм системасы булган махсус үзәкләр булдыру тәкъдим ителә, бу эшкә МХО ветераннарын актив җәлеп итү күздә тотыла.
Алабугадан Айдар Әүхәдиев парк зоналарында һәм кешеләр күп була торган урыннарда дошман пилотсыз очкычларыннан саклану өчен махсус саклану урыннары оештырырга, шулай ук алар турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт хезмәт күрсәтүләре системасы аша гражданнарга хәбәр итәргә тәкъдим итте.
Казаннан Таһир Садыйков махсус полигонда башлангыч хәрби әзерлек һәм команда хәрәкәтләре тактикасын өйрәнү буенча чаралар оештырырга тәкъдим итте, шул исәптән страйкбол һәм фиджитал-спорт ярдәмендә.
Программада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде, аларның барысы да игътибарга лаек, дип билгеләп үтте. "Сез барыгыз да бик җитди мәктәп уздыгыз. „Батырлар“ программасы сезгә хакимият һәм җирле үзидарә органнарында эшләү өчен кирәкле компетенцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк», - диде республика Рәисе.
Ул батырларның үз проектларын эшләгәндә бик мөһим темаларга кагылуын билгеләп үтте: МХО ветераннарына ярдәм итүнең яңа формаларыннан алып яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү ысулларын камилләштерүгә кадәр.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, ветераннарның тәҗрибәсе, дисциплинасы һәм ышанычлылыгы һәр өлкә өчен, бигрәк тә махсус операциядә катнашучылар белән эшләгәндә, кыйммәтле актив. Яхшы үрнәк - Россия Герое Рәсим Баксиков. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ул махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль гарантияләр бүлегенә җитәкчелек итә. "Республика җитәкчелеге үз эшендә сезгә таяначак. Уңышлар сезгә!"- диде Рөстәм Миңнеханов.
Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас шулай ук «Батырлар. Герои Татарстана» программасын югары бәяләде.