Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды

18.12.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

"Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җирле үзидарә органнарына һәрвакыт таянып була. "Без һәрвакыт сезгә, җирле хакимияткә таянып эш иттек һәм аны хупладык", - диде ул, муниципалитет вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләрне тагын бер кабат котлады һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX съездында яхшы эшләр теләде.

Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, үз чиратында, ТР Муниципаль берәмлекләре советы съезды эшендә катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «Минем өчен монда булу мөһим һәм мактаулы», - диде ул.

"Без җирле үзидарә турындагы закон турында сөйләшкәндә, Рөстәм Нургалиевич, сезнең таянычыгыз җирле үзидарә органнары икәнен сиздем, - диде Андрей Клишас. - Автомобильләр тапшыру - ул бүләк кенә түгел, ә кешеләр белән үзара хезмәттәшлекнең матди-техник нигезен тәэмин итә торган әйбер. Мин күрәм, республикада чыннан да җирле үзидарә органнары - дәүләт хакимияте органнарының таянычы һәм ышанычлы союздашы».

Җавап сүзе белән Лениногорск муниципаль районының Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Л.М. Шиһапова чыгыш ясады.

Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Искәртәбез, конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычлары тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.