Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген «Корстон» кунакханә комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX съезды кысаларында бөтенроссия хәйрия акциясенең чираттагы чарасы узды.
Рөстәм Миңнеханов чыршыдан - уен кухнясы турында хыялланган Чаллы шәһәреннән 5 яшьлек Егор, Яңа елга чыбыксыз колонка турында хыялланган Казаннан 12 яшьлек Ранис һәм швед стенкасы турында хыялланган Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәреннән 9 яшьлек Максим теләкләре язылган открыткаларны алды.
Бер атна элек Татарстан Рәисе Казан Кремлендә хәйрия гамәлендә катнашкан һәм өч баланың хыялын тормышка ашыруга алынган иде.
Гамәлгә шулай ук Рәис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды. Ул - Биектау районыннан «Зенит-Казан» волейбол клубы белән очрашырга теләгән Радмир (9 яшь), йөгерү чаңгылары турында хыялланган Казаннан Габделкәрим (12 яшь), Әлмәттән бүләк-сюрприз теләгән Зарина (17 яшь) теләген үтәячәк, шулай ук Лисичансктан Юрийга скейтборд җибәрәчәк.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә. Анда катнашучылар - 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлек торышы гомеренә куркыныч янаган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган башка балалар, кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге балалар, хәрби хезмәткәрләр һәм (яисә) мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы йә катнашкан гаиләләрдәге балалар, Донецк һәм Луганск Халык республикалары территориясендә яшәүче һәм шунда теркәлгән балалар, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә даими яшәүче гаиләләрдән балалар, һәм зыян күрүчеләр һәм / яки яшәү урыныннан атышлар аркасында китәргә мәҗбүр булганнар.
Быел гамәл 2025 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан үзләренең хыяллары язылган теләкләрен ЕЛКАЖЕЛАНИЕ.РФ проекты сайтына 3 меңнән артык кеше җибәргән.