Икътисадчы Абел Аганбегян ТР Хөкүмәт йортында Россиядә социаль-икътисади хәл һәм үсеш перспективалары турында чыгыш ясады

04.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Россиянең танылган икътисадчысы Абел Аганбегян Россиядә социаль-икътисади хәл һәм үсеш перспективалары турында чыгыш ясады.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Икътисадчы, академик Абел Аганбегян – теоретик һәм гамәли икътисад өлкәсендә танылган белгеч, икътисади үзгәртеп кору концепциясе авторларының берсе, күп чит телләргә тәрҗемә ителгән, базар реформасын үткәрү проблемалары буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы.

Илдар Халиков аудиториягә лекторны тәкъдим итеп, академик Абел Аганбегянның Казанга беренче генә килүе түгел, дип искә төшерде.
Абел Аганбегян үзенең чыгышын 2008 елгы дөньяви икътисади кризистан һәм аның Россиягә ничек йогынты ясавыннан башлады. Аерым алганда, дөньядагы әйдәп баручы егерме ил арасында Россиядә иң көчле кризис булуын искә төшерде. Безнең ил тулай эчке продукт күләмен киметте, шулай ук Япония, Бөекбритания һ.б. илләр тулай эчке продукт күләменең сизелерлек кимүенә юл куйды. Шул чорда Россиянең тышкы икътисад әйләнеше 40%ка (дөньяда уртача 20%ка) кимеде, инвестицияләр – 17%ка. Федераль бюджет керемнәре шулай ук 9,3 трлн сумнан 5,4 кә кадәр кимеде. Кризис хәленнән чыгу, резерв фондтагы акча белән мөмкин булды, дип искә төшерде Абел Аганбегян.
Лектор сүзләренчә, 2008елдагы кризис берничә шарт белән авырлашкан була, шул исәптән инфляциянең югары проценты белән (2008елда-13%, 2009елда-11,7%).
Абел Аганбегян соңгы елларда илдә инвестицияләрнең кинәт кимүе фактына игътибар итте. 2013 елда инвестицияләр буенча 2008 ел дәрәҗәсенә генә чыктык, дип ачыклады ул.

Моннан тыш, кризистан соң илдән капитал агымы күренде. 2008 елда ул 133 млрд доллар тәшкил итте, 2009 елда - 52 млрд., 2011елда – 80 млрд., 2012 елда – 54 млрд. 2013 елга 70 млрд доллар. Капитал агымы экспорт кеременең кимүе белән бара, ягъни ил валюталарны алып бетермәгән, икътисадның “көчсезләнүе” барлыкка килде, дип хәбәр итте Абел Аганбегян.
Лектор фикеренчә, капитал агымының сәбәбе – икътисад корпоратив секторының чит ил инвесторлары алдындагы бурычлары.
Икътисадка тискәре йогынты ясаучы тагын бер фактор – халык хуҗалыгының искергән матди-техник базасы, шулай ук зур инвестицияләр таләп итә.

Академик Абел Аганбегян мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка социаль ярдәм күрсәтү кебек тармаклар үсеше перспективаларына җентекләбрәк тукталды. Ул чыгышын тәмамлап, Россиядә нинди тармакларны үстерергә кирәклеге турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Искә төшерәбез, кичә, 2013 елның 3 декабрендә, академик Абел Аганбегян Казан федераль университетында чыгыш ясады.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.