Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Деглобальләшү чорында тынычлык һәм ышаныч: заман чакыруларына исламча караш» XXI Халыкара мөселман форумында катнашты.
Чара Россия Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан оештырылган һәм илләр һәм халыклар арасында сәяси, икътисадый һәм мәдәни багланышларны үзгәртүче деглобальләшү процессына бәйле заманча дөньяның төп мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, быелгы форум темасы дөньяда барган үзгәрешләр чагылышында бик актуаль. "Планета халкының дүрттән бер өлешен берләштергән мөселман өммәте халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасын формалаштыруда торган саен әһәмиятлерәк роль уйный", - дип билгеләде ул.
Быел Россия Федерациясенә Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче ил статусы бирелүгә 20 ел тулды. "Россия - Ислам тарихи һәм мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше булган уникаль ил. Мөселманнар дәүләтебез үсешенә саллы өлеш кертүче төп халык булдылар һәм шулай булып калалар да. Без бу партнерлыкта стратегик перспектива күрәбез", - диде республика Рәисе.
Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Ул әйдәп баручы сәясәтчеләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен, галимнәрне һәм руханиларны берләштерә. „Россия мөселманнарының горурлыгы өчен аерым сәбәп һәм илнең ислам дөньясындагы ролен исбатлау Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасының (ICESCO) 2026 елда Казанга “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын бирү карары булды", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу үз динен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калган татар халкының бай тарихына гына түгел, ә ислам мирасын Россиянең күп конфессияле һәм күп милләтле киңлекләренә гармонияле интеграцияләүнең хәзерге практикасына да бәя. Рөстәм Миңнеханов Халыкара мөселман форумында катнашучыларны 2026 елда Казанга килергә чакырды.