Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

11.12.2025

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде.

Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре, Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров һәм башкалар каршы алды.

Искәртәбез, иртәгә, 12 декабрьдә, Төркмәнстан башкаласында Төркмәнстанның даими нейтралитетының 30 еллык юбилее, Халыкара нейтралитет көне һәм 2025 елны «Халыкара тынычлык һәм ышаныч елы» дип игълан итү уңаеннан Халыкара форум ачылачак. Форумда дөньяның төрле илләреннән, халыкара һәм төбәк оешмаларыннан югары дәрәҗәдәге делегацияләр катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.