Татарстан Республикасында декларацияләнмәгән алкоголь продукциясе белән көрәш алып барачаклар
05.12.2008
Ваклап сату челтәрендә декларацияләнмәгән алкоголь продукциясен сату аркасында төрле дәрәҗәдәге бюджетларга – федераль дә, төбәк бюджетларына да керемнәр кими. Бу турыда кичә, 4 нче декабрьдә, Икътисади советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада алкоголь продукциясен күпләп сату базарында тәртип урнаштыру буенча планлы эш алып барыла.
“Бүгенге көндә декларацияләнмәгән аракы һәм башка аракы—ликер әйберләре белән сату итү проблемасы бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу продукция сыйфатлы булырга да мөмкин, ул һәрвакыт фальсификацияләнгән була дигән сүз түгел, ләкин теләсә кайсы очракта да, дәүләтне алдау күзгә бәрелеп тора”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, алкогольгә акцизлар – ул төбәк бюджетларының күпчелек өлешен алып торган керемнәр.
Моннан тыш, ул җирле җитештерүчеләрнең товарлары сәүдә челтәрләре киштәләрендә җитәрлек күләмдә булырга тиешлеген билгеләп үтте. “Безнең бурычыбыз – барлык товарларны да бер дәрәҗәдә сатып алу мөмкинлеген тәэмин итү”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм кайбер очракларда ваклап сату челтәре вәкилләренең башта биргән вәгъдәләрен үтәмәүләрен дә әйтеп китте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры административ киртәләрнең ваклап сату бизнесына комачауларга тиеш түгеллеген ассызыклап үтте. Ул бу өлкәдәге барлык тикшерүләрнең закон нигезендә алып барылырга һәм объектив булырга тиешлеген билгеләп китте.
Журналистларга килеп чыккан хәл турында аңлатма биреп, Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин түбәндәгеләрне хәбәр итте: республикада алкоголь продукциясен сата торган кайбер күпләп сату компанияләренең эшчәнлеген тикшерү кызыклы нәтиҗәләр күрсәткән. Әйтик, декларацияләнгән продукция саны сатылганына караганда азрак.
“Без бу сектордагы ситуацияне нормаль хәлгә китерергә телибез, - диде Марат Сафиуллин. – Кайбер кибетләр, биргән мәгълүматларына караганда, көненә 1-2 шешә аракы саталар. Бу мөмкин түгел”.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы кайбер очракларда күпләп сату компанияләренең салымнарны тулы күләмдә түләмәүләре турындагы мәгълүматның раслануын да хәбәр итте.
Марат Сафиуллин алкоголь продукциясе белән сату итүнең дәүләттә зур кызыксыну уятуын әйтте. Аерым алганда, “Татспиртпром” компаниясе (тулысынча дәүләт милке булып санала) Россиядә алкоголь җитештерүчеләр бишлегенә керә. Салымнар күләме буенча “Татспиртпром” Татарстан Республикасы өчен, “Татнефть” ААҖ ннән соң, икенче салым түләүче булып тора.
2008 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча “Татспиртпром”да сату күләменең 4 % ка кимүе теркәлгән. Шуның белән бергә шул ук вакыт эчендә республикага алкоголь продукциясен кертү 11 % ка арткан, шул исәптән аракы кертү – 3 % ка. Нәтиҗәдә, Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 2008 елның 10 аена республика бюджеты салым рәвешендә 240 млн. сум алып җиткермәгән.
Гомумән алганда, 2008 елның 10 аена “Татспиртпром” 3,7 млн. далл. җитештергән, бу 2007 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 187 мең далл.га азрак.
“Тикшерүләр шуны күрсәтте: алкогольне исәпкә алмыйча әйләнешкә керткәндә, бөтен бюджетлар, шул исәптән федераль бюджет та, акцизларда югалту кичерә, - диде Марат Сафиуллин. – Ваклап сатуда арзан аракының чагыштырма авырлыгы зур. Транспорт чыгымнарын исәпкә алып, кайтарылган (мәсәлән, Осетиядән) аракыны Татарстанда җирле җитештерүче продукциясеннән дә арзанрак бәягә сатып булмый”.
Татарстан Республикасы икътисад министры сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада алкогольне күпләп сату белән шөгыльләнә торган ике компаниянең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте