Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез һөнәр берекләре федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәктә һөнәр берлекләре хәрәкәтен үстерү, һөнәр берлекләре белән тыгыз хезмәттәшлек, остазлык институтын ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Без Россия һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясенең республика икътисады үсешенә керткән өлешен бәялибез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция шартларында республиканың һөнәр берлекләре хәрәкәте хәрбиләргә, предприятие һәм оешмаларның мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә, аларның гаилә әгъзаларына, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүдә актив катнаша.
Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе әгъзаларын оешуның 35 еллыгы һәм һөнәр берлекләре хәрәкәтенең 120 еллыгы белән котлады.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин - социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе координаторы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева катнашты.
Искәртәбез, Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Сергей Черногаев Казанга Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең 30 нчы хисап-сайлау конференциясендә катнашырга дип килгән.