Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының «Ел юристы» юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара Казан федераль университетында узды.
Алексей Песошин барлык юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Бу бәйрәм үзен дәүләтчелекне ныгытуга, конституцион хокукларны һәм ирекләрне, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауга, бизнес эшчәнлеген хокукый тәэмин итүгә багышлаган һәркемне берләштерә. Узган елларда ул Россиянең барлык республикалары, крайлары һәм өлкәләре юристларын берләштерә торган колачлы гомумроссия чарасы статусын алды», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казан танылган юридик практика, мәгариф һәм фән үзәкләре булып тора. Казан юридик мәктәбенең атаклы юристлары Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә билгеле. «Иң яхшы традицияләргә ияреп, галим-хокук белгечләре һәм практиклар Казан хокук мәктәбенә нигез салучы Габриэль Феликс улы Шершеневич, Гавриил Романович Державин, Дмитрий Иванович Мейер тарафыннан башкарылган күренекле эшләнмәләрне ныгытуны дәвам итәләр",-дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе ярдәме белән республикада дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәмнең нәтиҗәле системасы булдырылды һәм үсә, ел саен Казан халыкара юридик форумы үткәрелә.
"Сезгә үз эшегезгә тугры булуыгыз, даими рәвештә камилләшергә омтылуыгыз һәм катлаулы ситуацияләрдә оптималь хәл ителешләр таба белүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Ышанам ки, юристларның профессиональлеге һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә республикада һәм илдә тотрыклылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итәчәк", - дип өстәде ТР Премьер-министры.
Аннары Алексей Песошин законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.
Габриэль Шершеневич исемендәге бөтенроссия премиясе әлеге юрист, Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры, беренче Дәүләт Думасы депутаты истәлегенә булдырылды. Премияне Россия юристлары ассоциациясе гамәлгә куйды. МГИМОның хокук теориясе һәм чагыштырма хокук белеме кафедрасы мөдире Алексей Малиновский һәм «Десантчылар союзы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе Сергей Алексеев быел лауреатлар булдылар. Бүләкләрне «Россия юристлары ассоциациясе» идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Липин тапшырды.
Татарстан Республикасының «Ел юристы» юридик премиясе 2015 елда «Россия юристлары ассоциациясе» Татарстан төбәк бүлеге Советы карары белән гамәлгә куелды. Бүләкләр 7 номинациядә тапшырылды: "Хокукый агарту», "Гадел хөкем», "Юридик һөнәргә тугрылык», "Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү», "Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау», "Законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү», "Корпоратив юрист".