Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашты.
Очрашуда төбәкнең сәнәгать предприятиеләре үсеше, шул исәптән аз тоннажлы химия өлкәсендә, тармакка дәүләт ярдәме чаралары, перспективалы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Моңа кадәр Михаил Юрин Казан федераль университетында булган иде.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика вице-премьеры сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе Ренат Галиев катнашты.