Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева композитор һәм пианист Кирилл Рихтер һәм маэстро Алибәк Кабдерахмәнов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Милли симфоник оркестры концертында булдылар.
Концерт Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Концерт тәмамлангач, артистларга Сәйдә Мирзиёева һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр бүләк иттеләр.
Искәртәбез, Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева Казанга эш сәфәренә килде. Бүген ул «Җиһаннар балкышы» картиналар күргәзмәсе белән танышты (Казан Кремленең Гавами урыннарында).