Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева белән очрашты

01.12.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Искәртәбез, Сәйдә Мирзиёева Казанга эш сәфәренә килде.Очрашу барышында ул Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёевның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов белән мәдәният, туризм, икътисад өлкәсендә киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан белән Үзбәкстанның үзара файдалы хезмәттәшлек өчен күп юнәлешләре бар, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә.

Казанда Сәйдә Мирзиёева Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Җиһаннар балкышы» картиналар күргәзмәсендә булды. Экспозиция Казан Кремленең Гавами урыннарында урнашкан һәм «Яңа Иерусалим» дәүләт музее (Истра шәһәре, Россия) һәм Каракалпакстан Республикасының И.В. Савицкий ис. дәүләт музее (Нукус шәһәре, Үзбәкстан) коллекцияләрен берләштерә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.