Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева «Җиһаннар балкышы» картиналар күргәзмәсендә булдылар.
Экспозиция Казан Кремлендә урнашкан һәм «Яңа Иерусалим» дәүләт музее (Истра шәһәре, Россия) һәм Каракалпакстан Республикасының И.В. Савицкий ис. дәүләт музее (Нукус шәһәре, Үзбәкстан) коллекцияләрен берләштерә.
Экспозиция, совет музейларын комплектлауның традицион кагыйдәләренә карамастан, җыелган ике уникаль коллекцияне берләштергән халыкара проектка әверелде.
Кунакларга «Яңа Иерусалим» музеенда XX гасыр сәнгате коллекциясен формалаштыру 1980 еллар уртасында, музей әле монастырь территориясендә булганда һәм Мәскәү өлкәсе Туган якны өйрәнү музее исемен йөрткәндә башланды, дип сөйләделәр. Коллекциянең беренчел өлеше Үзәк Азиядә даими яки вакытлыча эшләп алган рус тамырлары булган рәссамнар тирәсендә төзелә.
Экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Сәйдә Мирзиёева рәссамнарның рәсем һәм графика эшләре белән таныштылар, алар арасында Александр Волков, Роберт Фальк, Александр Осьмеркин, Климент Редько һәм башкалар. Экспозициягә 130дан артык хезмәт кергән.
Күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов һәм Сәйдә Мирзиёеваны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде.
Күргәзмәне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде. "Татарстан-Үзбәкстан элемтәләре безнең уртак якларыбыз күп булуга нигезләнгән. Тарихи яктан шулай килеп чыкты", - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Җиһаннар балкышы» картиналар күргәзмәсендә булганнан соң.
"Моңа безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, уртак динебез һәм, әлбәттә инде, телләрнең якынлыгы ярдәм итә - без тыныч кына бер-беребез белән аралаша алабыз», - дип искәртте ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Үзбәкстанда зур татар диаспорасы яши. Үз чиратында, Татарстанда да үзбәкләр күп. "Бүген безнең бу искиткеч күргәзмәне карау мөмкинлегебез бар. Ата-бабаларыбыз салган нигезне сакларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең илләр лидерлары - Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев - алар шулай ук бик якын, һәм бу безгә мөнәсәбәтләрне, багланышларны үстерергә яхшы мөмкинлек бирә. Бу мәдәни-гуманитар өлкә дә, мәгариф тә - искәртәм, бездә Үзбәкстаннан 2 меңгә якын студент белем ала».
«Без сезнең гүзәл илегезнең елдан-ел үзгәрүен күрәбез, һәм мин Үзбәкстанга чәчәк атуын һәм Үзбәкстан Республикасының хөрмәтле Президенты Шәүкәт Миромон улы Мирзиёевка ныклы сәламәтлек телим", - диде ахырда Рөстәм Миңнеханов, журналистларның сорауларына җавап биреп.