Рөстәм Миңнеханов «Новые люди» сәяси партиясе рәисе Алексей Нечаев белән очрашты

27.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Новые люди» сәяси партиясе рәисе Алексей Нечаев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Киләчәктәге багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алышынды, «Новые люди» партиясенең төбәкләрдәге эшчәнлегенә кагылышлы башка актуаль темалар да кузгатылды.

Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.