Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын азайту һәм алардан килгән зыянны киметү чаралары турында фикер алыштылар

27.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын азайту һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү чаралары турында фикер алышалар.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачып җибәрде. Видеоконференцэлемтә режимында чарада республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2025 елның 10 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 275 кеше һәлак булган, 3258 кеше яраланган.

Утырышта катнашучыларга төбәктә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге эшкә, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә, юл-транспорт челтәрен үстерүгә багышланган видеофильм күрсәтелде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов чыгыш ясады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.