Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының 16 нчы утырышында катнаша

27.11.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының 16 нчы утырышында катнашты.

Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 10 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 4 федераль закон проекты. 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты утырышның төп мәсьәләсе булачак, ул икенче укылышта каралачак.

Шулай ук 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышка әзерләнгән.

Моннан тыш, уналтынчы утырыш барышында өч закон проектын беренче укылышта карау күздә тотыла - Оешмалар мөлкәтенә салым турында, Конституция советы һәм Инвестиция эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында.

Дәүләт Советы эшен оештыру буенча еллык план нигезендә утырыш мәсьәләләре исемлегенә Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат кертелгән.

Депутатлар кабул иткән мөһим документларның берсе - 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты. Документ икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. «Уртак тырышлык белән без республикабызның алга таба чәчәк атуы өчен ышанычлы нигез булачак нисбәтле документ эшләдек», – диде ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин.

2026 елга республика бюджеты керемнәре 552,2 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнар – 566 млрд сумнан артык. Кытлык - 13,8 млрд сум. 2027 елга бюджет керемнәре 578,9 млрд сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнар – 595,8 млрд сум. Кытлык – 16,9 млрд сум. 2028 елга бюджет керемнәре 620,9 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 639,6 млрд сум. Кытлык - 18,7 млрд сум.

Депутатлар шулай ук ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының өч еллык чорга бюджеты турында закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул иттеләр. ТР ММИ Фонды бюджеты керемнәре 2026 елда 101,4 млрд сум күләмендә планлаштырылган, 2027 елга – 109,4 млрд сум, 2028 елга – 117,4 млрд сум. Чыгымнар тулысынча керемнәргә туры килә.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламентның 16 нчы утырышында ТР Конституциясен төзүчеләрнең берсе, Россия Фәннәр академиясе академигы Борис Железновны искә алды. Ул 25 ноябрьдә вафат булды.

"Борис Железнов хәзерге Татарстанның хокукый системасы архитекторларының берсе иде. 1990 еллар башында ул республика Югары Советының Конституция комиссиясе әгъзасы була. Федераль законнарны, республиканың хокукый актларын, Конституцияне эшләүдә катнаша. Аерым алганда, ул Татарстанның милли-дәүләт төзелеше турындагы төп бүлекнең авторы булып тора", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Югары СудыРәисе Азат Гыйльметдинов биш яңа җәмәгать судьясы кандидатурасын тәкъдим итте.

"Барлык тәкъдим ителгән кандидатуралар тикшерү процедураларын узды. Сайлануга каршылыклар юк", - диде ул.

Җәмәгать судьялары итеп өч елга Светлана Закирова (Баулы районы буенча 1 нче суд участогы) һәм Эльнара Гәрәева (Казанның Совет районы буенча 12 нче суд участогы) сайланды.

Булат Мөхәммәтшин (Казанның Вахитов районы буенча 6 нчы суд участогы) һәм Мария Соколовская (Зеленодольск районы буенча 1 нче суд участогы) вәкаләтләре срогы чикләнмичә җәмәгать судьялары булдылар.

Чаллының 1 нче суд участогы буенча җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судья Светлана Дарьинага йөкләделәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.