Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча стратегик сессиядә катнашты

25.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "2030 елга кадәр чорга төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы һәм 2035 елга кадәр фаразлау турында" стратегик сессиядә катнашты.

Стратегик сессияне Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин уздырды.

Россия Хөкүмәте башлыгы төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү стратегиясенең моннан өч ел элек кабул ителүен искәртте. Ул илкүләм максатларның берсенә – яшәү өчен уңайлы, имин мохит тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, беренче чорга – 2024 елга кадәр билгеләнгән барлык төп күрсәткечләр үтәлгән, аларның күбесе планлы күрсәткечләрдән артып киткән.

Михаил Мишустин төзелеш тармагы, торак-коммуналь хуҗалык алдында торган мәсьәләләр турында сөйләгәндә, барыннан да элек, торак базарында, шул исәптән ипотекага да, ихтыяҗның кимүен, проектлы финанслауга керүнең чикләнүен билгеләп үтте.

"Яңа проектлар саны кимү һәм йортлар төзүгә рөхсәт бирү куркынычын киметү өчен Хөкүмәт тарафыннан ташламалы ипотека заемнары буенча кредит оешмаларына түләү дәрәҗәсе арттырылды. Аларның төп төрләре буенча лимитлар киңәйтелгән", - дип хәбәр итте ул.

Тулырак-на http://government.ru/news/57085/


ТР Рәисе Матбугат хезмәте