Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хәзерге армия куйган югары таләпләргә туры килергә тиеш”

04.12.2008

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков белән очрашты.
Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләү, шулай ук яшьләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт үтүләренә бәйле башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов катнашты.
“Бүгенге көндә хәрби хезмәткә чакырылучылар хәзерге Кораллы көчләр куйган югары таләпләргә туры килергә тиеш”, - диде Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар алган хәрби-исәпкә алу белгечлекләрен армиядә вакытлы хезмәт үткәннән соң да куллана алачаклар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча укытуны билгеле бер заказ кысаларында алып барырга кирәк дип саный, чөнки кайбер белгечлекләргә Россия армиясендә дә, Татарстан Республикасы икътисадында да ихтыяҗ зур.
Татарстан башкаласына визиты кысаларында Россия оборона министры урынбасары Николай Панков “Татарстан Республикасының Төбәк оборона спорт техник оешмасы РОСТО (ДОСААФ)” иҗтимагый-дәүләти оешмада булачак.
Көннең икенче яртысында Николай Панков Республика хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә (“Баскет-Холл”) катнашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте