Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районындагы 123 нче физика-математика лицеенда булды.
Искәртәбез, 123 нче физика-математика лицее Казанның «Лето» торак комплексында урнашкан (Әнәс Таҗетдинов ур., 8б йорт). Уку йорты 1224 урынга исәпләнгән. Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Биредә уку сыйныфлары (шул исәптән татар һәм чит телләр сыйныфлары), озайтылган көн төркемнәре өчен биш уен бүлмәсе, логопед кабинеты, башлангыч сыйныфлар укытучылары бүлмәсе, укучылар өчен ял итү бүлмәсе һәм бәдрәфләр, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен (АХТ), һәм һәр кат өчен кирәкле күләмдә укытучылар каралган. Шулай ук мәктәптә мәдәни чаралар оештыру өчен актлар залы бар.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар бинаны карадылар, алар өчен лицейның төп профильләре һәм юнәлешләре презентациясе оештырылды. Лицей директоры Разил Ринат улы Зиннәтуллин җентекләбрәк сөйләде. Ул лицейның «Физика – математик алгарышы» республика проектында катнашуы турында хәбәр итте.
Икенче катта кунаклар китапханәдә булдылар, укыту-тәрбия киңлекләрен, туган тел (татар), рус теле һәм әдәбияты, физика кабинетларын карадылар.
Рөстәм Миңнеханов башлангыч мәктәптә - татар теле, 8 нче сыйныфта - рус әдәбияты, 6 нчы сыйныфта математика дәресләрендә булды һәм укытучылар белән аралашты. Ул шулай ук робот техникасы, 3Д модельләштерү һәм башкалар күргәзмәсен карады. Аерым алганда, роботларны модельләштерү белән биредә башлангыч сыйныфлардан башлап укучылар шөгыльләнә.
Казанның 123 нче физика-математика лицеенда ике бассейн һәм спорт залы, 552 урынлык актлар залы, иркен рекреация зоналары һәм 408 урынлык мәктәп рестораны бар. Мәктәп яны территориясендә йөгерү юллары булган футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шулай ук уеннар өчен урыннар булдырылган.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәктәп ресторанында булды һәм укучылар өчен ризыкларның сыйфатын бәяләде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән аралашты һәм бүген аларның менюлары белән кызыксынды. Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина аңлатмалар бирде.
Яңа уку йорты - Казанның 123 нче физика-математика лицеен ачу тантанасы узды. Видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы районында 39 нчы күп юнәлешле мәктәнеп ачты (бу объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән).
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга үз теләкләре белән мөрәҗәгать итте. Казан һәм Чаллыдагы яңа мәктәпләргә компьютер җайланмалары алуга сертификатлар тапшырылды.
Казанда лицей ачылышында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэриясе вәкилләре катнашты.
Чаллы шәһәрендә мәктәп ачылышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Ул Чаллы шәһәренең «39 нчы күппрофильле мәктәп» МБМУ директоры Наталья Витальевна Тутовага компьютер җайланмалары алуга сертификат тапшырды.