Бүген Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче этабын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин катнашты.
Видеоэлемтә буенча спорт объектын ачуда Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Дәүләт башлыгы Самарада, анда бу көннәрдә «Россия - спорт державасы» халыкара форумы уза.
Футболны үстерү үзәге проекты Россия Федерациясенең «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Рубин» футбол клубы базасы территориясендә гамәлгә ашырыла. Быелның июнендә беренче этап буенча заманча ябык футбол манежы ачылды. Икенче этап кысаларында һәркайсы 105 х 70 метрлы ясалма өслекле ике яңа футбол кыры, шулай ук тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар өчен уңайлы торак блогы төзелде. Ике катлы бина 76 урынлык 38 номерны, спортчылар өчен 7 киенү бүлмәсен һәм 2 тренерлар бүлмәсен үз эченә ала.
"Хәзер Татарстанда безнең яшь спортчыларыбыз һәм танылган осталарыбыз өчен ел әйләнәсе тренировкалар һәм укыту-тренировка җыеннары өчен тулы база барлыкка килде. Үзәк төзелешенең өченче этабы - универсаль спорт комплексы, аны без 2026 елда тәмамларга планлаштырабыз. Ышанам ки, Футболны үстерү үзәге үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим звено булачак, аның диварларында югары дәрәҗәдәге спортчылар күп үсәчәк", - диде Алексей Песошин.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Балтач районының Кариле авылында яңа боз сарае ачыла. Әлеге объект боз ареналарын төзү буенча республика программасы кысаларында Татарстан бюджеты хисабына төзелгән. «Әлеге программа кысаларында 2030 елга кадәр без тагын 12 ябык боз корылмасы төзергә планлаштырабыз һәм республиканың барлык муниципаль районнарын заманча боз объектлары белән тәэмин итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Татарстан Премьер-министры Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә һәм РФ Спорт министрлыгына республика инициативаларын даими хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
Владимир Путин ассызыклаганча, Татарстан икътисад, социаль өлкәдә, шулай ук спорт өлкәсендә яхшы күрсәткечләр күрсәтә. «Сездә спортның уен төрләре: хоккей да, футбол да бик яхшы үсә. Сезнең спортчыларыгызга - яңа башлаучыларга да, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәргә дә чын күңелдән уңышлар телим. Бу мәсьәләләргә җитди игътибар бирүегез өчен рәхмәт», - диде Россия Президенты.
Бүген шулай ук илнең башка төбәкләрендә дә берничә спорт объекты ачылды: «Кырым» спорт әзерлеге тренировка үзәге (Кырым Республикасы), Улан-Уде шәһәрендә «Эйс» волейбол үзәге (Бурятия Республикасы), Ижевск шәһәрендә Көрәш сарае (Удмуртия Республикасы) һәм Оренбург шәһәрендә өстәл теннисы академиясе.
Татарстанда футбол база һәм популяр спорт төре булып тора. Аның белән 66,8 мең кеше шөгыльләнә. Футбол спорт мәктәпләренең 51 бүлегендә үстерелә, аларда 10,2 мең бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, аларны 266 тренер-укытучы өйрәтә. Республикада ел саен футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатлары, беренчелекләре һәм кубоклары үткәрелә. 45 стадион, 29 футбол манежы һәм 646 футбол кыры эшли.