Быел Татарстан халкына гомуми суммасы 11,5 млрд сум булган 2,1 миллионнан артык салым хәбәрнамәсе юлланган, бу үткән ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, транспортка салым суммасы иң зуры – 5,7 млрд сум. Тагын 3,9 млрд сум милеккә салымнан һәм 1,9 млрд сум – җир салымыннан керергә тиеш.
Моннан тыш, хәбәрнамәләргә 8,4 млрд сум кертелгән, алар казнага НДФЛ хисабына керергә тиеш. Болар - салым агентлары тарафыннан салым тотып калынмаган затлар; отышлы гамәлләрдән салымнар; зур керемле затлар өчен «байларга» салым дип аталганы; банк кертемнәре буенча процентлар белән.
"Безнең төп сумма кертемнәр буенча процентлардан 7,5 млрд сум. Моннан тыш, НДФЛда салым агентлары тотып калмаган салымнар бар – 400 млн сум, отудан алган керемнәр - 100 млн сум, шулай ук 5 млн сумнан артык кереме булган физик затлар өчен югары ставкадан – 500 млн сум», – дип сөйләде Марат Сафиуллин.
Узган елда Татарстанда милек салымнары буенча салым ташламаларының гомуми суммасы 2,3 млрд сум тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 400 млн сумга яисә 17,4%ка күбрәк. Бу хакта брифингта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Ул пенсионерлар һәм пенсия яше җитеп килгәннәр өчен җир салымы буенча ташламаларга җентекләп тукталды. Сафиуллин сүзләренчә, әгәр өлкән кешенең кишәрлеге 600 квадрат метрдан ким булса, салым түләнми, ә күбрәк булса, салым кишәрлек мәйданы белән әлеге алты «сутый» арасындагы аермага исәпләнә.
Ташламалар шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен дә гамәлдә – республикада яшәүчеләрнең бу категориясе 2022 елдан милек салымнарын түләүдән азат ителгән.
Татарстанда яшәүчеләрнең берсе үз автомобиле өчен 380 мең сум салым түләргә тиеш.
"Кыйммәтле машиналар саны артканнан-арта бара", - диде Марат Сафиуллин. Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстанда бәясе 10 млн сумнан артып киткән 389 автомобиль исәпләнә, дип өстәде.