Рөстәм Миңнеханов Казан консерваториясенең 80 еллыгында: Республиканың музыка югары уку йорты татар халкының һәм бөтен илебезнең музыкаль традицияләрен саклый

03.11.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт консерваториясе коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Бүләкләү Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 80 еллыгына багышланган тантана кысаларында узды. Чара Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды (Казан).

Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимованың Казан консерваториясенең 80 еллыгы белән котлавы укылды. "Монда һәрвакыт иҗатның үзенчәлекле атмосферасы, илһам, мираска хөрмәт һәм яңалыкка омтылыш хөкем сөрә. Аерым рәхмәт сүзләре - педагоглар коллективына. Сезнең хезмәтегез сайлаган эшкә тугрылык үрнәге булып тора, студентларны рухландыра. Юбилей буыннар дәвамчанлыгы, рухи байлык һәм алга таба чәчәк ату символы булсын», - диелә котлау текстында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада ассызыклаганча: Казан консерваториясе Россиянең музыка югары уку йортлары арасында алдынгы позицияләрнең берсен алып тора, югары класслы белгечләр әзерли. "Хөрмәтле Казан консерваториясе укытучылары һәм укучылары! Хөрмәтле кунаклар һәм коллегалар! Кадерле дуслар! Барыгызны да бүгенге зур бәйрәм – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә 80 ел тулу белән котлыйм. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 1945 елның язында оештырыла һәм үзенең юбилеен «Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше» дигән символик исемдәге фестиваль белән билгеләп үтә, - диде Татарстан Рәисе. - Бу еллар дәвамында республиканың төп музыка югары уку йорты татар халкының һәм бөтен илебезнең иң яхшы музыкаль традицияләрен саклап кала һәм үстерә. Һәм бүген Казан консерваториясе Россиянең музыка югары уку йортлары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора, югары класслы белгечләр әзерли. Югары уку йортын тәмамлаучылар арасында - заманча музыка өчен легендар фигуралар - джазмен һәм дирижер Олег Лундстрем, заманның уникаль композиторы София Гобәйдулина».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казан консерваториясенә бөтен илдән һәм чит илләрдән музыкантлар укырга килә. Соңгы 10 елда гына да бу уку йортын 28 ил вәкилләре тәмамлаган. Консерваторияне тәмамлаучылар дөньяның төрле почмакларында - танылган театр сәхнәләрендә, әйдәп баручы оркестрларда һәм мәгариф учреждениеләрендә эшлиләр.

"Музыкантларның яңа буыннары һәм иҗади яшьләрнең зур һөнәри казанышлар традицияләрен дәвам итүе сөендерә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Без республиканың төп музыка югары уку йортын тәмамлаучыларның уңышлары белән горурланабыз, аларның иҗаты аннан читтә дә билгеле. Консерваториянең кадрлар әзерләүгә һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше республикабызның югары бүләге белән бәяләнүе закончалыклы. Кадерле дуслар! Казан консерваториясе коллективын һәм барлык чыгарылыш укучыларын югары уку йорты юбилее белән котлыйсым килә һәм сезгә яңа иҗади уңышлар һәм иң яхшы казанышлар телисем килә».

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт консерваториясенең алдынгы педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән опера-симфоник дирижерлык кафедрасы мөдире, профессор Ферулев Сергей Владимирович бүләкләнде.

Татарстан Республикасының «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән музыкаль театр кафедрасы мөдире, профессор Җәппарова Әлфия Ибраһим кызы бүләкләнде.

Композиция кафедрасы доценты Анисимова Елена Валерьевна «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә Фәхразиев Зөлфәт Тәлгать улы - махсус фортепиано кафедрасы мөдире лаек булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен Рәхмәтуллин Рөстәм Госман улы – татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире, Устюгова Светлана Васильевна - хор дирижерлыгы кафедрасы доценты алды.

Җавап сүзе белән Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Роберт улы Дулат-Алеев чыгыш ясады.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән Казан дәүләт консерваториясенең 80 еллыгы уңаеннан котлау укылды.

"Хөрмәтле Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессорлары, укытучылары, аспирантлары, студентлары, хезмәткәрләре, чыгарылыш укучылары һәм ветераннары! Хөрмәтле Вадим Робертович! Бу истәлекле көндә барыбызны да илебез өчен язмышны хәл итә торган көннәрдә - 1945 елгы Бөек Җиңү алдыннан оештырылган данлы консерваториябезнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Шуннан бирле консерватория гаять зур иҗат юлы узган һәм, югары профессиональлеге һәм күп буын талантлы укытучыларның күпкырлы иҗади хезмәте нәтиҗәсендә, илдә һәм дөньяда танылган музыка югары уку йортларының берсенә әверелгән. Шунысы куанычлы: Казан консерваториясе аңа нигез салучы – күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһанов һәм аның көрәштәшләре салган бөек традицияләрне бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый.

Без үзебезнең консерваторияне тәмамлаучыларның күп буыннары белән хаклы рәвештә горурланабыз: Татарстан Республикасының күп милләтле музыка сәнгатен таныткан күренекле артистлар һәм башкаручылар, композиторлар һәм дирижерлар, концертмейстерлар һәм сәнгать белгечләре. Сезгә татар милли музыкасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар һәм киләчәктә дә музыкага һәм сәнгатьнең югары идеалларына илһамлы хезмәт итүегезне телим", - диелә котлау текстында.

Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Шулай ук Казан консерваториясе тарихы турында фильм да күрсәтелде.

Тантаналы чара «Консерватория – Җиңү яшьтәше» концерт программасы белән дәвам итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.