Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.
Михаил Пиотровский Казанга «Эрмитаж – Казан» күргәзмә үзәгендә «Юсуповы. Роскошь сквозь века» ("Йосыповлар. Гасырлар аша зиннәт») күргәзмәсе ачылышына килгән. Күргәзмә 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан булдырылган Эрмитажның беренче вәкиллек үзәгенең 20 еллыгына махсус әзерләнгән.
Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийга Татарстан Республикасына игътибары, Россиядә беренче Эрмитаж күргәзмә үзәген Казанда ачуга хөрмәт һәм ышаныч күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Хәзер ул халыкны, республика кунакларын, туристларны гына түгел, ә барлык якын-тирә төбәкләр вәкилләрен дә җәлеп итә.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Эрмитажның генераль директорына «Яңарыш» республика фондының 15 еллык эшчәнлегенә багышланган китап бүләк итте.
Михаил Пиотровский Минтимер Шәймиевка үзенең «Эрмитаж земной и небесный» дигән яңа китабын, шулай ук бүген ачылучы «Юсуповы. Роскошь сквозь века» күргәзмәсенең матур каталогын бүләк итте.
Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский Татарстанда Бөтендөнья мирасы объектларын саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.