Россиянең энергетика министры Сергей Шматко: “Технологик тоташтыруга түләү тармактагы инвестицион сәясәтне тормышка ашыру өчен мөһим чыганак булып тора”

02.12.2008

“Бүгенге көндә энергияне саклау технологияләрен, җиһазларын кертә һәм куллана торган компания һәм предприятиеләрне стимуллаштыру сәясәтен законлы рәвештә ныгытып куярга кирәк”, - дип саный Россиянең энергетика министры Сергей Шматко.
Бу турыда ул Казанда федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен үткәрелгән пресс-конференциядә хәбәр итте.
Сергей Шматко сүзләренә караганда, “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында” закон проектын (2008 елның 21 нче ноябрендә беренче укуда кабул ителгән) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы ике-өч ай дәвамында ахыргача кабул итәргә мөмкин.
Россия Федерациясенең энергетика министры шулай ук закон проектының хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, бизнес вәкилләре тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнеп бетәргә тиешлеген әйтте.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Сергей Шматко бүгенге көндә энергетика өлкәсендә (энергияне саклауда да, гомумән электр энергетикасында да) тормышка ашырыла торган күп кенә инвестицион программаларга дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте. Министр сүзләренә караганда, дәүләт ярдәменә исәп тоткан компанияләр кайбер шартларны үтәргә – беренчедән, чыгымнарны киметергә, икенчедән, илебездә җитештерелгән җиһаз кулланырга тиеш.
Технологик тоташтыру һәм мондый хезмәт күрсәтүнең бәясе турында аңлатма биреп, Сергей Шматко “технологик тоташтыруга түләүнең инвестицион сәясәтне тормышка ашыру өчен мөһим чыганак булып торуын” әйтте. Шуның белән бергә ул илебездә технологик тоташтыру өчен түләү мәсьәләләрендә үтә күренмәлелекне булдыру проблемасы барлыгын да билгеләп үтте.
Россия Энергетика министрлыгы башлыгы шулай ук кайбер яңа структураларны – энергия нәтиҗәлелеге буенча специальләштерелгән федераль агентлыкны һәм федераль энергия сервисы компаниясен оештыру эше баруын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, матбугат вәкилләре белән аралашканда, республикада энергетика тармагына яңалык кертү буенча эш алып барылуын әйтте. “Бу эшне башкарып чыгарга кирәк, чөнки безнең энергетик егәрлекләребез иске технологияләр буенча төзелгән, һәм бүген бу проектларны кредит линияләре аша тормышка ашыруны тәэмин итәргә кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте