Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 елда шул ук исемдәге шәһәрдә оештырылган «Кронштадт» инжиниринг үзәгендә булды.
Үзәк эшчәнлеге бурычларның тулы циклын үз эченә ала: конструкторлык документациясен эшләүдән һәм детальләр җитештерүдән алып ягулык-энергетика комплексы (ТЭК), суднолар төзү һәм авиация кебек сәнәгатьнең төп тармаклары өчен үз җайланмалар линейкасын булдыруга кадәр. Эшнең аерым юнәлеше булып нефть-газ җайланмаларын, шул исәптән газ турбиналарын ремонтлау һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү тора.
Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов предприятие инфраструктурасын, шул исәптән алдынгы үлчәүләр һәм материаллар белеме лабораториясен карады. Инжиниринг үзәгенең алга киткән компетенцияләре сәнәгать предприятиеләренең импортны алмаштырган комплектлаучы детальләргә һәм запас частьләргә ихтыяҗын оператив рәвештә ябарга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, «Кронштадт» структурасына шулай ук детальләр һәм компонентлар җитештерү үзәге, газ турбиналарын ремонтлау цехы, инженерлык исәп-хисаплары өчен виртуаль полигон, шулай ук сертификацияләү һәм сынаулар үзәге керә.