Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер ПХГФда Татарстан предприятиеләре стендларын карадылар

08.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер XIV Петербург халыкара газ форумы күргәзмәсендә Татарстан предприятиеләре стендларын карадылар.

Күргәзмәнең урам өлешендә Рөстәм Миңнехановка һәм Алексей Миллерга «РариТЭК Холдинг» АҖнең «Криопагз - 5000 СПГ» СПГ техникасы өчен күчмә ягулык салучысын күрсәттеләр (Чаллы шәһәре). Ул СПГ (метан) ташу һәм ягулык салу өчен каралган. Газны ягулык салуны һәм бирүне исәпкә алу системасына, үз савытларына өлешчә ягулык салу мөмкинлегенә, автономлы эшләүгә һәм газны теләсә нинди юл шартларында китерү мөмкинлегенә ия.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер "КАМАЗ" экспозициясендә булдылар. Карау барышында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин аңлатмалар бирде. Автогигант беренче тапкыр компримирланган табигый газда (КПГ) эшләүче яңа КАМАЗ-52229 туристик автобусын күрсәтте. Яңалык «КАМАЗ» инженерлары тарафыннан «Газпром» ГАҖ белгечләре белән берлектә эшләнгән. Автобус А5 яңа буынына карый һәм 47 урынга исәпләнгән. Машина 235 кВт куәтле «КАМАЗ» газ көч агрегаты һәм роботлаштырылган күчмә тартма белән комплектлана. Гомуми күләме 1110 л газ баллоннары куелган, алар 500 км дан да ким булмаган йөрешне тәэмин итә.

Шулай ук машина төзелеше компаниясе газ-моторлы башка яңа автотехниканы да тәкъдим итте. Алар арасында КАМАЗ-62501 күчмә остаханәсенең ике серияле камилләштерелгән модификациясе (авария-торгызу, планлы ремонт эшләрен башкару өчен), КПГда эшләүче яңа буын КАМАЗ-54901 ияр тарткычлары һәм ягулык сыйфатында СПГ кулланучы КАМАЗ-54901 бар. Кунаклар шулай ук «КАМАЗ-мастер» командасының КАМАЗ – 43509 узыш йөк машинасының газ-дизель версиясе белән таныштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "КАМАЗ" матбугат хезмәте ярдәме белән.