Рөстәм Миңнеханов "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының иртәнге бизнес ашында: Татарстан үз предприятиеләре продукциясен Һиндстанга чыгару белән кызыксына

08.10.2025

Бүген Казанда "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче форумы кысаларында иртәнге бизнес ашы узды. Эшлекле иртәнге ашта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Ул "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумында катнашкан өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм, ул билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы чара Һиндстан белән беренче тапкыр уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдергәнчә, форум уртак проектларны гамәлгә ашыруда башлангыч нокта булыр, Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәр. "Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләрнең Хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча актив эш алып баралар. Без әлеге процессларда төбәк дәрәҗәсендә катнашырга әзер. Безнең республиканың Һиндстан партнерлары белән эшләү тәҗрибәсе бар. Татарстанга сезнең ил делегацияләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр килә. Безнең республика вәкилләре шулай ук Һиндстанда еш кунаклар – без провинцияләр белән танышабыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез».

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, Казанда тиздән Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли башлаячак. Моннан тыш, Һиндстанда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеген ачу буенча да эш алып барыла. Бүгенге көндә Һиндстанның кайбер провинцияләре, шәһәрләре, оешмалары һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланган һәм гамәлгә ашырыла. Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше соңгы елларда төрле юнәлештә бара, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, узган ел йомгаклары буенча ул 2 мәртәбә арткан.

Татарстан Һиндстанга үз предприятиеләренең продукциясен – йөк автомобильләрен, вертолетларны, судноларны, газ суырту җайланмаларын, шиннарны, компрессорларны, медицина инструментларын, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен чыгару белән кызыксына. Моннан тыш, югары технологияләр, электроника, энергетика, фармацевтика, җиңел сәнәгать һәм башка өлкәләрдә элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеге бар. Икътисадыбызның киләчәк үсешен тәэмин итүдә төп факторларның берсе – инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул Һиндстан коллегаларына Татарстанның потенциалын һәм мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте. Бүген Татарстан Россия төбәкләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча Россия рейтингында алдынгы урынны алып тора. Инвесторлар өчен менә дигән инфраструктура булдырылган – «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ эшли. Моннан тыш, республикада башка бик күп мәйданчыклар бар - индустриаль парклар, технопарклар, бизнес-инкубаторлар һәм башкалар. Һиндстан бизнесын Татарстанга инвестицияләргә чакырабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Казанның Россиянең алдынгы фәнни- мәгариф үзәкләренең берсе булуын искәртте һәм фәнни бергәлекләр һәм югары уку йортлары арасында багланышларны үстерергә, уртак проектларны гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Иртәнге бизнес ашының модераторы - Һиндстанның Казандагы Генераль Консуллыгының билгеләнгән консулы, Һиндстанның Россиядәге Илчелегенең Икенче секретаре Гитика ханым.

Иртәнге бизнес ашында шулай ук Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Тәкъдимнәр белән Һиндстан вәкилләре чыгыш ясады: AYUSH министрлыгы секретаре Раджеш Кумар Котеча, IAS Һиндстан административ хезмәте Баш секретаре Дана Кишор, Телангана Хөкүмәтенең финанс департаменты баш секретаре Сандип Кумар Солтания, Агра шәһәре мэры Хемлата Дивакар, Һиндстан эшлекле Советына нигез салучы һәм президенты Акашдип Сингх, Һинд-Россия технологик хезмәттәшлек палатасы директоры Субхам Саркар һәм «Tech Police» компаниясенә нигез салучы Манан Махараджа.

Белешмә өчен:

"TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» фестивале Казанда беренче тапкыр 8-9 октябрьдә уза. Форумның эшлекле программасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында берләштерәчәк. төп юнәлешләр буенча сессияләр: инвестицияләр һәм финанс, хезмәт базары, мәгариф һәм фән, ит һәм санлы технологияләр, медицина, нефть-газ химиясе комплексы, авыл хуҗалыгы, киноиндустрия һәм медиасфера.

Моннан тыш, ике яклы очрашулар, сәнәгать экскурсияләре, Татарстан һәм Россия предприятиеләре күргәзмәсе, Һиндстан чәе дегустацияләре каралган. Форумның эшлекле программасы «Россия һәм Һиндстан: хезмәттәшлек вакыты, төбәкләр вакыты» пленар сессиясеннән старт ала, аның кысаларында төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлекнең гамәли кейслары тәкъдим ителәчәк.

Форум Һиндстанның Россия Федерациясендәге Илчелеге ярдәмендә үткәрелә. Уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләргә кул кую, яңа бизнес-инициативаларны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.