Безнең максат - имин җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлешенә әверелә торган мохитне тәэмин итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда оештырылган Сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара советның XXIII утырышында хәбәр итте.
Үзенең видео сәламләвендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ассызыклаганча, Россиянең сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә тармак законнарын камилләштерүдә бай тәҗрибәсе бар. "Ростехнадзор компетенцияләре чын мәгънәсендә уникаль, без аларны барлык дусларыбыз һәм партнерларыбыз белән уртаклашырга әзер. Ассызыклыйм, безнең төп векторлар цифрлаштыру, профилактик чараларны киңәйтү һәм тикшерүләрнең максималь адреслылыгы. Утырышта катнашучыларга кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эшләр телим", - диде Россия вице-премьеры.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Дәүләтара совет эшләгән елларда БДБ илләре сәнәгать иминлеге өлкәсендә җайга салу һәм күзәтчелек мәсьәләләре буенча бердәм алымнар эшли торган нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде: «Ышанам ки, бу утырыш безнең илләр арасында сәнәгать иминлеге өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең сәнәгый яктан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән җитештерүдә куркынычсызлык мәсьәләләре белән дә кызыксына. Республикада 2920 предприятиедә 7 мең 801 куркыныч җитештерү объекты, 5355 предприятиедә 39 мең 437 энергетика объекты, 302 капиталь төзелеш һәм реконструкция объекты, 265 предприятиедә 589 гидротехник корылма файдаланыла.
«Бу саннар җаваплылык зурлыгын һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүдә безнең эшнең әһәмиятен ачык күрсәтә", - диде Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада предприятиеләр белән заманча контроль һәм мониторинг системаларын кертү, персоналны өйрәтү һәм даими рәвештә аудитлар уздыру, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә иминлек культурасын арттыру мәсьәләләре буенча зур эш алып барыла.
«Бүген технологик үсеш дәрәҗәсе бездән норматив базаны алга таба үстерүгә һәм модернизацияләүгә, алдынгы технологияләрне кертүгә һәм җитештерүдә иминлек культурасын арттыруга юнәлдерелгән уртак тырышлыкны таләп итә», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ахырда республика Рәисе ил Президентына һәм Россия Хөкүмәтенә сәнәгать иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эзлекле сәясәт алып барулары һәм дәүләти җайга салуның нәтиҗәле системасын булдырулары өчен рәхмәт белдерде.
Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Александр Трембицкий Татарстан җитәкчелегенә Совет утырышын Казанда уздырганнары һәм катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Сәнәгать иминлеге буенча дәүләтара совет эшчәнлегенең төп максаты - БДБ илләре һәм тиешле вәкаләтле органнар тарафыннан сәнәгать иминлеген тәэмин итү өлкәсендә килештерелгән гамәлләрне һәм күрелә торган чараларны тәэмин итү.