Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар төбәктә сәнәгать иминлеген тәэмин итү өлешендә багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанга визиты барышында Александр Трембицкий Сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара советның XXIII утырышында катнашачак.