Казанда энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, бизнес һәм төбәкләр белән бәйләнешләр булдыру проблемалары буенча Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Координация советының уртак утырышы булып узды

02.12.2008

“Төбәкләрдә энергия ресурсларын саклау программаларын тормышка ашырганда, без Татарстан Республикасының бу өлкәдә туплаган тәҗрибәсенә таяначакбыз”, - диде бүген Казанда Россиянең энергетика министры Сергей Шматко.
Шуны да искәртик: Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы башлыгы бүген иртән Татарстан башкаласына энергияне саклау, энергия нәтиҗәлелеге, Татарстан үрнәгендә Россия төбәкләрендә энергияне саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча бизнес һәм төбәкләр белән бәйләнешләр урнаштыру проблемаларына багышланган Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Координация советының уртак утырышында катнашу өчен килде. Чара “Казан ярминкәсе” ААҖ бизнес-үзәгендә узды.
Сергей Шматко сүзләренә караганда, федераль министрлыкта энергияне саклау өлкәсендә Татарстан эшчәнлеге белән җентекләп танышу турында карар кабул ителгән.
Россия Федерациясенең энергетика министры бүгенге көндә энергия саклауның илебездә милли байлыкларның берсе буларак каралуын әйтте. “Без инде берничә ел дәвамында бу өлкәдә искиткеч нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле”, - диде ул.
“Мин һич тә арттырмыйча әйтә алам: Россия масштабларында без елына 100 млрд. кубометр газ экономияләргә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык тармагы дотацияле булудан туктасын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз”, - диде Сергей Шматко.
Аның сүзләренә караганда, илдә энергияне саклау федераль максатчан программасын тизрәк эшләү һәм кабул итү кирәклеген аңлыйлар. Шуның белән бергә ул килеп чыккан икътисади шартларда энергияне саклау инвестицион программаларын тормышка ашыруда дәүләти ярдәм күрсәтергә кирәк булачагын да аңлауларын ассызыклап үтте.
“Бүгенге көндә Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы бюджет тармагында энергияне саклау программасын эшләү белән мәшгуль”, - диде Сергей Шматко һәм бүген Казанда “Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсе кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үрнәгендә мондый программа белән танышуын әйтте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уртак утырышны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Россиядә энергияне саклауга юл тоткан беренче төбәк булуын хәбәр итте. 2000 елда республикада 2000-2005 елларга энергияне саклау программасы эшләнә. Аны тормышка ашыру тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 28 % ка киметергә, шулай итеп 4 млн. тоннага чаклы шартлы ягулыкны (6,7 млрд. сум) саклап калырга мөмкинлек бирә.
2006 елда республикада “2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” дигән яңа энергия саклау программасы кабул ителә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы 2007 елның гыйнварында 2006-2020 елларга республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерү программасы кабул ителгәнлеген искәртте. Заказ бирүчесе – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты.
Республикада энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин чыгыш ясады.

Белешмә өчен:

Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге проблемалары, бизнес һәм төбәкләр белән бәйләнешләр булдыру буенча Координация советы Россиянең энергетика министры Сергей Шматко боерыгы нигезендә 2008 елның сентябрендә оештырыла.
Ул дәүләтнең энергияне саклау сәясәтен тормышка ашыру һәм Россия икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, норматив-хокукый база булдыру һәм максатчан программалар эшләү, энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру буенча башкарма хакимиятнең федераль, төбәк органнары һәм бизнес-структураларның эшчәнлеген координацияләү максатында оештырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте