Бүген Россия Федерациясе субъектлары башлыклары -Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне РИТА Советы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Чара көндезге форматта («Алабуга» МИЗ мәйданчыгында) һәм видеоконференцэлемтә форматында - киңәйтелгән составта федераль министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, кече технологик компанияләр вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РИТА директоры Александр Смекалкин һәм башкалар катнашты.
Төп тема - кече технологик компанияләрне үстерү һәм агымдагы икътисадый шартларда очрый торган мәсьәләләр.
Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларга актуаль темалар буенча фикер алышырга вакыт тапканнары һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе инициативаларын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Архангельск өлкәсе Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзасы булу инициативасы белән чыккан.
Федерация субъектлары - РИТА әгъзалары Архангельск өлкәсенең Ассоциация составына керүе өчен тавыш бирделәр. Төбәк беренче арктик территория һәм 20 нче субъект - РИТА әгъзасы булды.
Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский (видеоконференцэлемтә аша) уңай карар өчен барысына да рәхмәт белдерде.
"Ышанам ки, уртак эш илнең технологик суверенитетын ныгытуга мөһим өлеш кертәчәк һәм арктика макротөбәгендә алга киткән проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак», - диде Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе турында.
Аннары кече технологик компанияләр эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.