Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин белән очрашты.
Очрашу «Алабуга» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында узды (Татарстанның Алабуга районы).
Искәртәбез, Максим Орешкин Татарстанда эш сәфәрендә. Эш сәфәре барышында РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары «Алабуга Политех» җитештерү-мәгариф үзәгендә булды.
Моннан тыш, ул «Алабуга» МИЗ территориясендә эшли торган берничә җитештерү белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында «Алабуга» МИЗның киләчәк үсеше, резидент компанияләр өчен шартлар тудыру, МИЗ резидент компанияләре өчен аеруча кирәкле квалификацияле кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләр каралды. Шулай ук икътисад өчен актуаль булган башка темалар да кузгатылды.
Белешмә өчен:
«Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона – Россия Федерациясе территориясендә уңышлы МИЗ. «Алабуга» МИЗ – кадрлар, социаль, төзелеш һәм сәнәгать инфраструктурасын тәэмин итүче тулы цикллы партнер. Бүгенге көндә «Алабуга» МИЗда 43 предприятие эшли.
«Алабуга Политех» квалификацияле эшче кадрлар әзерләү үзәге «Алабуга» МИЗ резидентлары өчен кирәкле 19 юнәлеш буенча белем бирә.