Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев Казанның «Рубин» ФК һәм Самараның «Крылья Советов» ФК арасындагы футбол матчын карадылар

04.10.2025

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев Казанның «Рубин» ФК һәм Самараның «Крылья Советов» ФК арасындагы футбол матчында булдылар.

Матч Казанның «Ак Барс Арена» стадионында узды. Казанның "Рубин"ы һәм Самараның «Крылья Советов» командасы Россия Премьер-лигасының 11нче тур матчында очрашты.

Баш арбитр сыйфатында очрашуга Сарансктан Евгений Буланов хезмәт күрсәтте. 2:0 исәбе белән Татарстан башкаласы клубы футболчылары җиңү яулады.

Искәртәбез, Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев Татарстанда эш сәфәрендә. Көндез ул Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.