Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев белән төбәкара дәрәҗәдә багланышлар турында фикер алышты

04.10.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Татарстан белән Самара өлкәсе арасында төбәкара дәрәҗәдә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук товар әйләнешен арттыру, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм эчке туризм өлкәләрендәге багланышлар турында да сүз барды.

Вячеслав Федорищев Татарстанга эш сәфәре кыла.

Республикада булу кысаларында Самара өлкәсе Губернаторы Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы белән танышачак, берничә социаль һәм мәдәни объектта булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.