Бүген Казан федераль университетының (КФУ) император залында югары уку йорты ректоры Ленар Сафин рәислегендә Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов һәм башкалар катнашты.
Утырыш барышында Игорь Шуваловка «Казан университетының Мактаулы докторы» исеме бирелде.
КФУ ректоры Ленар Сафин Игорь Шуваловның фәнни-мәгариф өлкәсендәге актив эшчәнлеген билгеләп үтте. "Игорь Иванович Татарстан Республикасы һәм Казан университеты үсешенә зур өлеш кертте, - дип ассызыклады Ленар Сафин. - Барыннан да элек, бу 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм КФУ студентларына уңайлы яшәү урыны булган Универсиада Авылы кампусларын төзү. Шулай ук ул халыкара элемтәләрне киңәйтергә һәм чит ил галимнәрен һәм студентларын җәлеп итәргә актив ярдәм итә. Бу Казан университетының халыкара аренада уңышы һәм тулаем алганда югары уку йорты үсеше нигезе булды».
Моннан тыш, КФУ ректоры билгеләп үткәнчә, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектын уңышлы гамәлгә ашыру, шулай ук университетның стартап-студияләрен булдыру, нигездә, ВЭБ.РФ рәисе катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, үз чиратында, шулай ук Игорь Шуваловны лаеклы исеме белән котлады һәм республиканың икътисадый үсешенә, фән һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
"Игорь Шувалов - ВЭБ.РФ рәисе буларак - төбәктә эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга актив ярдәм итә. Бүгенге көндә Татарстанда ВЭБ.РФ катнашында финанслауның гомуми күләме якынча 417 миллиард сум булган күп проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан өчен бу дөнья икътисадына интеграцияләү һәм алдынгы тармакларны үстерү өчен реаль стратегик ресурс», - диде Алексей Песошин.
Җавап сүзендә Игорь Шувалов КФУның Гыйльми советына үзенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Минем өчен бүген Казан федераль университетында булу һәм мактаулы исем алу зур мәртәбә. Бу - республика командасы белән уртак эшебезнең нәтиҗәсе. Без Татарстан чәчәк атсын өчен озак еллар бергә эшлибез», - диде Игорь Шувалов.
Искәртәбез, Игорь Шувалов Казанда эш сәфәрендә. Бүген үк Игорь Шувалов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.